Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 Май 2022, 14:38

Мобилизация нәрсә ул?

Инде берничә атна дәвамында Русиядә гомум мобилизация турында төрле имеш-мимешләр йөри.

Мобилизация нәрсә ул?
Мобилизация нәрсә ул?

Русия төбәкләрен, башлыча Белгород өлкәсен, тупка тотканнан соң бу шик-шөбһәләр арта төште.  Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин һәм Русия Президенты хакимияте җитәкчесе урынбасары  Дмитрий Песков тарафыннан мобилизация турындагы  хәбәрләр кире кагылды. Ләкин, шуңа карамастан, күпләр борчыла, гомуми мобилизация һәм аның ничек оештырылуы хакында анык мәгълүмат алырга тели. Илдәге хәрби доктрина  һәм законнар нигезендә аның ничек булырга мөмкинлеге турында юристлар аңлатмалар бирә башладылар. Кемнәр запаста?Хәрби хезмәт үтәргә бурычлы гражданнар барсы да резервта тора. Болар хәрби хезмәтен үтәп кайтканнар, хәрби университетларны һәм махсус уку үзәкләрен тәмамлаучылар, сәламәтлеге буенча хәрби хезмәттән кичектерелеп торучылар, альтернатив хезмәт үткәннәр, ниндидер сәбәпләр аркасында моңа кадәр хәрби хезмәткә чакырылмаучылар һәм 27 яшькәчә хәрби комиссариатлардан качып йөрүчеләр.Хәрби юрист Евгений Крылов моңа түбәндәге аңлатмасын  бирә:–        Әгәр 27 яшькә кадәр кеше хәрби бурычын үтәмәгән булса, хәрби комиссариатның хезмәткә чакыру бүлеге аңа нинди документ бирергә икәнлеге хакында комиссия төзеп карар чыгара. Аңа хәрби билет яисә белешмә бирелә. Белүегезчә, мондый белешмә белән генә йөрүчеләр дәүләт һәм башкарма власть органнары эшчәнлегендә катнаша һәм депутат булып сайлана алмый. Әгәр Русия гражданы 27 яшь тулганнан соң да военкоматка барып эләкмәгән булса, аны барыбер табып алып запаска теркәячәкләр һәм мобилизация игълан ителгән очракта ул шунда ук эләгәчәк. Хәрби-исәп белгечлеге алган хатын-кызлар, мисал өчен шәфкать туташлары һәм табиблар мобилизация чорында шулай ук хәрби хезмәткә алына,– ди юрист.Кемне беренче чакыралар?Запаста торучылар яше һәм хәрби дәрәҗәсе буенча 3 разрядка бүленә. Разряд һәркемнең хәрби билетының 11 битендә күрсәтелгән. Шушы разрядка карап хәрби хезмәткә  чакырачаклар: беренче разрядлылар беренче булып алыначак. Мәсәлән, 1 разряд буенча 35 яшькәчә солдат, матрос, сержант, старшина, прапорщик, мичман чакырыла.Кече офицерлар 50 яшькәчә беренче разрядка кертелгән. Өлкән офицерлар 55 яшькәчә беренче разрядта теркәлгән, генерал һәм адмираллар 65 яшькәчә беренче исемлектә. Офицер дәрәҗәсе булмаган хатын-кызлар 3нче разрядка кертелгән һәм 45 яшькәчә беренче разрядта теркәлгән. Генерал һәм адмираллар 65 яшькәчә беренче исемлектә. Офицер дәрәҗәсе булмаган хатын-кызлар 3нче разрядка кертелгән һәм 45 яшькәчә чакырылырга мөмкин, офицер дәрәҗәсе булганнар 50  яшькәчә мобилизация буенча алыначак.Кем мобилизация чорында да өйдә кала ала?Әгәр кеше запаста булса, аңа хезмәт итәргә барырга туры киләчәк– бу закон таләбе. Шулай да чакырылуны кичектереп торырлык очраклар да төгәл һәм ачыклап язылган. Сәламәтлеге буенча чакыруны 6 айга кадәр кичектерергә мөмкиннәр. Моннан тыш, сәламәтлеге буенча ата-анасын, эне-сеңелләрен, опекага алынучыны карау соралса, бу да кичектерүгә сәбәп булып тора. Ата-ананың 16 яшькәчә 4 баласы булса, мобилизация вакытында хәрби хезмәткә алынмыйлар. Әгәр дә 3 балалары булып, ана кеше  дүртенчегә 22 атналык авырлы икән, әти кеше өйдә калачак. Федерация Советы әгъзалары,  Дәүләт Думасы депутатлары һәм дәүләт өчен мөһим булган сәнәгать  предприятиеләрендә эшләүчеләргә “бронь” бирелә. Алар хәрби сәнәгать оешмалары һәм дәүләт органнары эшчәнлеген тәэмин итү өчен кирәк.Гадәти хәрби хезмәткә барырга бурычлылар ничек чакырылачак?Юрист аңлатуынча, мобилизация чорында бары тик запаста торганнар гына чакырылырга тиеш. Әгәр кешенең хәрби  билеты булмаса, ул һөнәре буенча  ашыгыч чакыруга эләгергә мөмкин. Әмма ашыгыч чакыруның нәрсә икәнлеге ачыклап язылмаган һәм аңлашылып бетми. Моны әлегә юристлар гына түгел беркем дә аңлата алмый. Чөнки моңа кадәр илдә мобилизация үткәрелгәне булмады, шуңа күрә аның анык кына юридик нигезләмәсе дә юк. Мобилизация чорында, гадәттә, илнең хәрби көчләре Башкомандующиеның директивалары дөнья күрә башлый. Бу вакытта  директивалар федераль законнардан да өстенрәк булып чыга. Директива федераль законны сизелерлек чикләргә һәм хәрби хезмәткә чакырылу критерийларын үзгәртергә мөмкин. Нәтиҗәдә, директива эшләячәк, без өстә санап узган законнар эшләмәскә дә мөмкин. Моның гамәлдә ничек  булырын аңлатып булмый, чөнки, әйткәнемчә, Русия Федерациясендә әлегә кадәр беркайчан да мобилизация игълан ителмәде. Соңгы мобилизация Бөек Ватан сугышы башлангач була.–        “Мобилизация турында”гы законның 2010 елда яңа проекты кабул ителде. Әмма анда мобилизация комиссиясенең карарын шикаятьләп буламы, юкмы икәнлеге төгәл язылмаган һәм аңа дәүләтнең нинди югары органы каршы чыгарга мөмкинлеге дә  ачыклап теркәлмәгән. Менә шундый  чиле-пешлерәк закон инде ул,– ди юрист Евгений Крылов.1 апрельдән хәрби хезмәткә чакыру бараЯзгы чакырылышта хәрби хезмәткә барырга тиешле яшьләребезнең ата-аналарның борчылуын аңларга була, әлбәттә. Украинада дәвам итүче махсус хәрби операция фонында ата-аналарда бик  күп сораулар туа. Русия Президенты Владимир Путин: “Украинадагы махсус операциядә профессиональ хәрби хезмәткәрләр генә катнаша һәм алдагы көндә дә шулай булачак”, – диде. Ил җитәкчесе Саклану министры Сергей Шойгуның Украинага волонтерлар җәлеп итү тәкъдимен хуплады. “Әгәр сез элеккеге хәрбиләрнең ирекле рәвештә Донбасста яшәүчеләргә булышырга теләвен күрсәгез, аларга ярдәм итәргә кирәк. Хәрби теркәлү һәм чакыру бүлекләренә баручы яшьләргә килгәндә , без аларга бу патриотик рух, илгә һәм кораллы көчләргә булышу теләге өчен рәхмәтле. Аларның килүе бик мөһим, ләкин аларның ярдәме әле кирәк түгел. Моның кирәк булмаячагына ышанам”, – диде Владимир Путин. Башкомандующий шулай итеп ата-аналарны тынычландырды. Язгы чакырылышта яңалык барБелүегезчә, хәрби операция башлану белән илдән күпләп программистлар китә башлады. Бүгенге көндә инде 5 меңләп программист чит  илгә киткәнлеге билгеле. Шуңа күрә дә илдә әлеге белгечләр кытлыгы ныклап сиздерә башлады. Бу уңайдан ил җитәкчелеге IT компанияләргә булышырга карар итте. Программистларга  ташламалы ипотека кредитлары бирелә башлады. Аларны хәрби хезмәткә дә алмыйлар хәзер. Әмма IT компанияләрнең эшчәнлеген тик программистлар гына алып бармый бит, анда хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле юристлар да, башка төр ярдәмче хезмәткәрләр дә эшли. Карарда алар турында  төгәл язылмаган һәм шуңа күрә алар тарафыннан да бик күп сораулар килә  икән.Хәрби җыеннарга махсус чакыру бармы?“Русия  күләмендә хәрби җыеннар елның елында үтеп тора һәм анда запастагы кешеләрне, хезмәт хакын саклап, 1,5-2 айга чакыралар. Быел да алар алдан төзелгән план буенча узачак, махсус хәрби операциягә аның кысылышы юк, – дип белдерде оборона министры Сергей Шойгу.Һәм шунысын да истә тотарга кирәк: соңгы хәл-вакыйгаларга бәйле мошенник гамәлләре дә күзәтелә башлады. Запаста булганнарны хәрби теркәлү һәм хәрби чакыру бүлекләренә чакырып шалтыратулар һәм SMSлар килә икән.“Бер айлап элек Русиянең күп ир -атларына ялган шалтыратулар һәм SMS хәбәрләр килә башлаган. Мондый ялган шалтыратуларның барысы да Украина территориясеннән ясала, чынбарлыкка туры килми, бу Украина махсус хезмәтләренең  провокациясе. Без рәсми рәвештә игълан итәбез: Оборона министрлыгы запаста булган гражданнарны хәрби комиссариатларга чакырмый һәм чакырырга планлаштырмый”, – диде Сергей Шойгу.Бөек Ватан сугышы яралары да төзәлеп бетмәгән бит әле, ә фашист идеологиясен алга сөргәннәр янә баш күтәрә. Хәрби операция уңышлы тәмамлансын да, дөньялар имин була күрсен иде дип теләп калабыз.

 Нәрсә ул гомум мобилизация? Мобилизация  – бөтен илне тыныч тормыштан хәрби рельсларга күчерү, шул исәптән ил һәм төбәкләр икътисадын, җирле үзидарә органнарын  һәм кораллы көчләрне. Мобилизация запаста торучы хәрбиләрне күпләп чакыруны аңлата. Мобилизация махсус федераль закон яисә директива белән игълан ителергә мөмкин – теләсә нинди очракта да мобилизация турында соңгы карар Русия Президенты тарафыннан кабул ителә. Мобилизация гомум яки өлешчә булырга да мөмкин.

Фото: dama-plus.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: