Башкортстанда 13- 19 май көннәрендә 5 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, 5 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
Бу вакыт эчендә ЮХХДИ инспекторлары 1400дән артык автобусны тикшергән, шуларның 730 юл кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган.
21 водитель пассажирлар ташу кагыйдәләрен бозган, 5се светофорның тыелган сигналына үткән, 34е хәвефсезлек каешын эләктермичә хәрәкәт иткән. Өч автобусның төзек булмавы ачыкланган, андый хәлдә кешеләрне йөртү тыела.
Юлда китеп барганда телефоннан сөйләшкән өчен 4 водительгә штраф салынган.
Автобус йөртүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен бозмасыннар өчен ЮХХДИ хезмәткәрләре аларны контрольдә тота. Бу юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмауның иң нәтиҗәле ысулларының берсе.