Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 Май 2022, 14:51

Ярдәм сораганны көтмичә ярдәм итик!

Төбәктә беренче хосписка ярдәм итү өчен ролик тәкъдим ителә.

Ярдәм сораганны көтмичә ярдәм итик!
Ярдәм сораганны көтмичә ярдәм итик!

Дулкынландыргыч бу ролик Уфада ачыласы беренче хоспис турында.

- Гомер ахырына якынлашканнарга ярдәм итү темасы җәмгыятьтә бик актуаль булып кала бирә, безгә исә Башкортстан Республикасында яшәүчеләргә хоспис турында мәгълүматны җиткерү бик мөһим. Беренче чиратта, дәвалап булмый торган чирле кешеләр – балалар да, өлкәннәр дә, аларның якыннары да безгә мөрәҗәгать итүдән курыкмасыннар һәм оялмасыннар иде, - дип сөйли «Уфа хосписы» коммерцияле булмаган оешмасы башкарма директоры Радмила Сурначева.

Видео режиссеры һәм рухландыручы булып, «Вера» хосписларга ярдәм фонды идарәсе әгъзасы, консультант Александр Семин чыгыш ясады. Роликны Trehmer Production командасы (Мәскәү шәһәре) шөгыльләнде, шулай ук Башкортстаннан белгечләр дә җәлеп ителде. Фильм төшерү көннәренә кадәр стратегик эш алып барылды, ул безнең төбәктә хоспис ярдәменең үзенчәлекләрен аңларга, кеше өчен мөһим һәм кыйммәтле булган әйберләрне табарга ярдәм итте.

"Без бу эштә ярдәм иткән драматург һәм сценарист Зөһрә Буракаевага, бу эшкә бөтен күңелен салган һәм, әлбәттә инде, Уфа хосписы попечителе Каринэ Владимировна Хәбировага, аннан башка бу төшерү мөмкин булмаган кешегә рәхмәт белдерәбез", - ди Радмила.

Исегезгә төшерәбез, Уфада Хәзерге вакытта республикада беренче хоспис төзелә. Төзелешне башлау турында карар 2019 елның августында, «Вера» хосписларга ярдәм фондын гамәлгә куючы Нюта Федермер белән очрашудан соң, төбәк башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан кабул ителде.Уфадагы беренче хоспис 60 койка-урынга исәпләнәчәк, ә күчмә бригадалар йөзләгән кешегә өйдә ярдәм күрсәтә алачак. Стационарны ачу 2022 елга планлаштырылган.

 

Сделать свой вклад в историю развития хосписного движения может каждый житель Башкирии. Поддержать Уфимский хоспис можно: Отправив SMS на номер 3443 со словом ХАИР и суммой пожертвования. Например: ХАИР 500. Сделав пожертвование на сайте ufahospice.ru Светлана Нигматуллина +7917 388 00 08

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: