Чит ил брендларының китүе яңалык түгел, русиялеләр моның белән инде килеште. Хәзер сәүдә базарында алдынгылар рәтенә үзебезнең предприятиеләр чыга. Шуларның берсе – Уфаның "Оптри” тегү фабрикасы. Яңа технологияләрне куллану, республиканың яхшы дизайнерлары белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә, компания бүгенге көндә республикада мәктәп формасын җитештерүче әйдәп баручы компанияләрнең берсе булып тора. Ә менә бөтен сыйныф баласына кием тегүче фабриканы сайлау мәсьәләсе генә ата-аналарның баш бәласенә әверелә.
Балага уңайлы кием нинди булырга тиеш? Тектерү өчен, әлбәттә, һәркем яхшы дип танылган оешмага мөрәҗәгать итәсе килә. “Оптри” мәктәп формасы тегүдән башлаячаклар, әмма күп кенә клиентлар киемнәргә алдан заказ биреп куя. Тукыма элек-электән үзебезнеке булды.Русия җитештерүчеләре чимал тәэмин итәчәкләр. “Чайковская текстильная фабрика”, “Павлово-Посадмкий камвольщик” оешмалары белән хезмәттәшлеккә килешү төзеләчәк.