Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 Май 2022, 15:43

Җәй җитә: елга-күлләрдә сак булыйк!

Башкортстан Хөкүмәтендә республиканың су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте.

Җәй җитә: елга-күлләрдә сак булыйк!
Җәй җитә: елга-күлләрдә сак булыйк!

Башкортстан Хөкүмәтендә республиканың су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте. Аны Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов алып барды. Видеоконференцэлемтә режимында районнар һәм шәһәр округлары хәкимиятләре башлыклары катнашты.

Ирек Сәгыйтов әткәнчә, су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итүнең беренче чарасы - аларга кирәкле инфраструктура булдыру.

- Быел 1 июньнән республиканың 57 урынында 137 пляж ачу планлаштырыла. Узган елда 110 пляж ачылган иде. Шуның белән бергә, Башкортстан Республикасы Башлыгы указы нигезендә 2024 елга 200 пляж ачу каралган. "Әзерләнә торган пляжлар саны буенча планнарыгызны яңадан каравыгызны сорыйм", - диде вице-премьер, муниципалитет башлыкларына мөрәҗәгать итеп.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе начальнигы урынбасары Владимир Горин мәгълуматлары буенча, үткән елда 118 һәлакат теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 116 кеше һәлак булган. Үлүчеләрнең күбесе су коену сезонында теркәлгән.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров комитетның рәсми сайтында аттестацияләнгән пляжларның урнашу урыннарын, суда үз-үзеңне тоту, беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре белән республиканың интерактив картасы урнаштырылуын искәртте.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: