Туймазы шәһәренең Пролетарская урамы, 65 санлы шәхси йортта яшибез, - дип шалтыратты безгә 85 яшьлек Рим абый Җәләлетдинов. - Шәхси йортта яшәгәч, чүп-чар да бик юк. Шулай булса да, чүп чыгарган өчен аена 200 сум түлибез. Борчыганы шул – элек чүп җыючы машина үтә иде, хәзер машина да үтми, якын-тирәдә контейнерлар да юк. Шушы хакта белешкәч, миңа: “Әнә, 300-350 метр читтә контейнер куйдык, чүбеңне шунда илт”, - диделәр. Шунда тиклем арага барып йөрергә – мин бит өлкән кеше. Бу хәл кайчан да булса уңай якка үзгәрер микән?
Рим абый яшәгән Туймазы районында чүп-чар, каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча “Экология-Т” төбәк операторы җаваплы. Шуңа күрә без иң беренче чиратта әлеге оешмага шалтыраттык. Логистика бүлегендә эшләүче хезмәткәрләр аңлатуынча, моңа кадәр чүп-чарны машина җыйган, әмма быелгы елның 18 апреленнән бу эшне гамәлдән туктатканнар – контейнерлар урнаштырылган. “Пролетарская урамы, 65 йортка иң якын контейнерлар Пролетарская,3Б һәм Трудовая,69 адреслары буенча урнашкан. Чүп-чар көн саен түгелә. Әлбәттә, өлкәннәргә контейнерга кадәр атлап килергә җиңел түгеллеген аңлап торабыз. Туймазы шәһәре хакимияте тарафыннан гражданнар җыеннары оештырылды. Контейнерларны урнаштыру мәйданнары шунда билгеләнде, ” – диләр алар.