Җәмгыять
17 Май 2022, 06:05

Җәйге лагерьларда 25 мең кеше эшләячәк

Аларның барысы да тиешле квалификацияле.

Җәйге лагерьларда 25 мең кеше эшләячәкҖәйге лагерьларда 25 мең кеше эшләячәк
Җәйге лагерьларда 25 мең кеше эшләячәк

Башкортстанның Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин БСТ телеканалының туры эфирында балаларның җәйге ялы турында сөйләде. “2022 елның җәйге чорында 400 меңгә якын баланы ял иттерү планлаштырыла, бу мәктәп яшендәге балаларның 78,6 % тәшкил итә”, - диде ул.

- 2022 елда Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан балаларны  ял иттерү һәм  савыктыру оешмалары реестрында 1547  оешма исәпләнә, - диде Айбулат Хажин. – 2021 елда 1462 оешма иде. 2022 елда республикада 95 - шәһәр яны, 815 - көндез ял итү, 581 - хезмәт һәм ял, 53 профильле лагерь һәм 3 палатка лагере эшли.

   Быел җәйге айларда  ул лагерьларда тиешле квалификациясе һәм белеме булган  25 мең кеше эшләячәк. Шуларның 13,6 меңе – педагогик хезмәткәрләр; 2,9 меңе – идарә системасы җитәкчеләре һәм белгечләре; 1,7 меңе – медицина хезмәткәрләре.

   Республика бюджетында быел балаларның ялын һем савыктыру эшен оештыруга 1 млрд. 798 млн. сум финанс бүлү  каралган.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас