Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 Май 2022, 19:09

Яллар имин үтәргә тиеш

Балаларның җәйге ялына әзерлек тикшерелә.

Яллар имин үтәргә тиеш
Яллар имин үтәргә тиеш

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстандагы идарәсе башлыгы урынбасары Владимир Горин балаларның җәйге каникулларына багышланган брифингта катнашты.

Владимир Николаевич билгеләп үткәнчә, Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җәйге сәламәтләндерү лагерьларында балаларның хәвефсезлеген тәэмин итә. "Безнең тикшерүләр, күзәтү һәм профилактик чаралар балалар лагерьларының шәһәрара комиссияләре эшен кабул итү кысаларында үткәрелә."

Брифинг  туры эфирда Уфа районындагы “Дружный” лагерында оештырылды. Анда дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре профилактик брифинг үткәрделәр һәм янгын сүндерү җайланмаларын куллану кагыйдәләрен күрсәттеләр.

“Лагерь территориясе ​​барлык куркынычсызлык стандартларына туры килергә тиеш, янгын хәвефсезлеге аралыгы үтәлергә , эвакуация маршрутлары ирекле һәм үтеп керерлек булырга, территория үзе тәртипкә китерелергә һәм анда янгын чыганагы булырга мөмкин яну материаллары алынырга, коры үлән һәм үсемлекләр чабылып читкә чыгарылырга тиеш. Реестрга кертелгән барлык балалар лагерьларында янгыннан саклану өчен алдан кисәтүче чаралар күрелә, барлык территорияләр тикшерелә, персонал әзерләнә”, - диде Владимир Горин.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: