Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 Май 2022, 18:48

Су ваемсызлыкны гафу итми

Җәй көне су объектларында һәм туристик маршрутларда балалар иминлеге иң мөһиме!

Су ваемсызлыкны гафу итми
Су ваемсызлыкны гафу итми

БСТ телеканалының “Кичке Телеүзәк” программасында республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Кирилл Первов су объектларында һәм туристик маршрутларда балалар куркынычсызлыгы турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, ел башыннан 500-дән артык профилактик рейд ясалган (узган ел 8 меңнән артык), аның максаты - гражданнарның, аеруча балаларның, су объектларында үлемен һәм җәрәхәтләнүен булдырмау. Бәхеткә, быел су объектларында балалар үлеме теркәлмәгән.

1 июньгә кадәр барлык пляжлар тикшереләчәк. Хәвефсезлек тишерүе узган пляжлар турында мәгълүмат Гадәттән тыш хәлләр комитеты сайтында урнаштырыла. Башкортстан җиһазланган пляжлар саны буенча Идел Федераль округында беренче урында. Узган ел 110 пляж эшләгән. быел якынча 130 пляж ачу планлаштырыла.

“Узган ел республиканың су объектларына 116 кеше батты, аларның 15е - балалар. Барлык фаҗигале очраклар да йөзү рөхсәт ителмәгән урыннарда булды”, - диде Кирилл Первов.

Коткаручылар тиз арада ярдәм күрсәтә алсын өчен Гадәттән тыш хәлләр комитетының рәсми сайтында теркәлү үтәргә кирәк.

Чыганак:Башинформ

Фото: Башинформ

 

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: