

Республиканың Эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов балаларның җәйге ялына багышланган брифингта туристик кешбэктан ничек файдаланырга кирәклеген искә төшерде.
Бөтен Русия буенча балалар туристлык кешбэгының федераль программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Программада Башкортостанның балаларны ял иттерү һәм савыктыру оешмалары реестрына кертелгән лагерьлары актив катнаша. БСТ телеканалының туры эфирында балалар ялына багышланган брифингта Рөстәм Афзалов республикада яшәүчеләр файдалана ала торган программалар турында болай диде:
- Программаны финанслауга, ягъни балалар лагерьларында ял иткән өчен кешбэкны түләүгә быел Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 7,5 млрд сум бүленгән. Бу күп балаларга ял итәргә, иң мөһиме – ата-аналарга юллама бәясенең бер өлешен кире кайтарырга мөмкинлек бирәчәк. Федераль программа буенча 50% ка кадәр, әмма 20 мең сумнан да артык түгел, - диде Рөстәм Афзалов.
Лагерьга бару бәясен «Мир» картасы белән генә түләргә кирәк булачак. Шуннан соң 5 көн дәвамында юллама бәясенең яртысы картага автомат рәвештә кире кайта, әмма ул сумма 20 мең сумнан да артмый. Яшь буенча чикләүләр юк.
Балалар кешбэгы кысаларында бару 2022 елның 1 маеннан 2022 елның 30 сентябренә кадәр теләсә кайсы вакытында мөмкин.
Рөстәм Афзалов баланы ял итәргә Русиянең теләсә кайсы төбәгенә җибәрергә мөмкин, дип ассызыклады. Иң мөһиме, лагерь программада катнашып, мирпутешествий.рф реестрында торсын.