Җәмгыять
17 Май 2022, 11:41

Башкортстан делегациясе Үзбәкстанда

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре буенча социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

Башкортстан делегациясе ҮзбәкстандаБашкортстан делегациясе Үзбәкстанда
Башкортстан делегациясе Үзбәкстанда

“Безнең делегация Үзбәкстанда эшен дәвам итә. Бу безнең республиканың халыкара аренадагы төп партнерларыннан берсе – Беларусь, Казахстан, Төркия һәм башка илләр белән бергә.
Бүген Үзбәкстанның иң зур төбәге Каракалпакстанга сәфәр нәтиҗәләре буенча протоколга кул куйдык.
Безнең республикаларның уртак эшчәнлеге өчен уртак юнәлешләр күп һәм перспективалар зур. Авыл хуҗалыгы товарлары, текстиль җитештерү өлкәсендә тыгыз хезмәттәшлек итәргә планлаштырабыз. Безнең җиңел сәнәгать үсеш алган, әмма үз чималы юк – бу юнәлештә хезмәттәшлек итәчәкбез.  Югары уку йортлары арасындагы бәйләнешләрне, гуманитар, мәдәни мөнәсәбәтләрне үстерәчәкбез. Игорь Савицкий исемендәге музей миндә зур тәэсир калдырды, анда бик күп кызыклы картиналар тупланган, шул исәптән безнең Александр Бурзянцев эше дә бар. Бу музей коллекцияләре күргәзмәсе Башкортстанда яшәүчеләргә кызыклы булыр дип ышанам.

Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында без 200 миллион долларлык инвестицион килешүләргә кул куярга ниятлибез. Мәдәният, мәгариф, туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү буенча планнар”, - дип яза Радий Хәбиров “Вконтакте”да.

Фото: vk.com/radiyhabirov

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас