Җәмгыять
16 Май 2022, 17:45

Ә кайчан белем бирергә соң?

Яки укытучыларны отчетлар коллыгыннан кем коткарыр?

Ә кайчан белем бирергә соң?Ә кайчан белем бирергә соң?
Ә кайчан белем бирергә соң?

Укытучыларга бюрократик йөкне киметү буенча Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайда тыңлаулар булып узды. “Төрле социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, шул исәптән 2019-2021нче елларда үткәрелгәннәре буенча да, укытучылар тутырган ким дигәндә 49 төр документ һәм докладлар барлыгы ачыкланды.

Укытучыларга бюрократик йөкне киметү буенча Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайда тыңлаулар булып узды. “Төрле социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, шул исәптән 2019-2021нче елларда үткәрелгәннәре буенча да, укытучылар тутырган ким дигәндә 49 төр документ һәм докладлар барлыгы ачыкланды.

Сораштыруларда катнашкан укытучыларның 72 проценты документаль йөкнең чишелмәгән проблема булып калуын раслый.  Русия мәгариф системасы арасында  бюрократик: эш иң күбе рус теле укытучысына төшә, ул атнага 46 сәгать эшли булып чыга. Төрле планнар, докладлар, отчетлар тутыру өчен 15 сәгать  сарыф ителә. Шул ук вакытта алдагы көндәге дәресләргә дә әзерләнергә кирәк бит әле. “Федераль дәрәҗәдә бюрократик эш авырлыгын киметү максатында кайбер адымнар ясалды. Безгә республика мәгариф системасының бүгенге хәлен тагын бер кат анализларга, аны яхшырту, гадиләштерү мөмкинлекләрен бәяләргә кирәк”, – диде Дәүләт Җыелышы рәисе урынбасары Рөстәм Ишмөхәмәтов. Бу вәз-гыятьне төзәтү һәм укытучыларга йөкне киметү өчен, тиешле министрлыкларга һәм республи-каның ведомстволарына бюрократик процедуралар санын киметү өчен чаралар күрергә киңәш ителә. Отчет төрләренең исемлеге 50 позициягә җитә, электрон һәм кәгазь отчетларны кабатлау, электрон системаларның  интеграцияләнмәве,  муниципаль җитәкчелек һәм төрле ведомстволарның таләп итәргә хокуклы документларның төгәл исемлеге булмау, чиксез белешмәләр таптыру артканнан-арта. Кайбер айларда мәктәпләр төрле бүлекләр һәм хезмәтләр таләбе буенча 110-150 белешмә тутырып җибәрергә мәҗбүр.

Дәүләт Җыелышы-Корылтай педагогларны  артык отчеттан курчалауны гарантияли торган федераль законнарга үзгәрешләр кертү мөмкинлеген анализлаячак, мәгариф оешмалары сайтларында  булган мәгълүматны соратуны турыдан-туры һәм педагогларны урам эшләренә  җәлеп итүне тыячак, педагогларның эшен бәяләү өчен бердәм критерийлар билгеләячәк. Башкортстанның мәгариф министры Айбулат Хаҗин 20 апрельдә узган  парламент утырышында укытучыларны укыту процессына бәйле булмаган эштән азат итүне сорады.

Мәгариф министрлыгы башлыгы белде-рүенчә, укытучылар һәм педагоглар (өстәмә  белем бирү учрежде-ниеләре хезмәткәрләре) төрле министрлыклар, ведомстволар, хәтта иҗтимагый оешмалар кушуы буенча балалар өчен мәктәп планына кермәгән чаралар оештырырга тиеш. Моннан тыш укытучыларга урамдагы койманы юарга һәм буярга, берәдәк этләрне санарга да  кушалар әле...

–       Профессиональ эшчәнлек белән  шө-гыльләнү урынына, укытучылар  баганалардан игъланнарны алып йөрергә тиеш. Укытучыларны урамның кызыл сызыгында  койма юу, машиналарны санау һәм мәктәпләр янында йөргән адашкан этләрне санау кебек  “мактаулы эшләрдән” азат итәргә вакыт. Болар барсы да җирле  хакимиятләрнең шәхси үтенечләренә нигезләнгән һәм берничек тә түләнми. Күзәтчелек һәм хакимият органнарыннан, иҗтимагый оешмалардан һәм ведомстволардан төп эшкә карамаган йөкләмәләр кабул итүне туктатырга кирәк. Болар барсы да белем бирү процессына  аяк чала. Нәтиҗәдә, укытучылар  мотивациясен югалталар һәм һөнәрләрен ташлыйлар, – диде министр.  

Айбулат Хаҗин бу хәлләргә чик кую максатында Русия Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итәчәген ассызыклады. Парламент рәисе Константин Толкачев укытучыларга артык кәгазь эшен киметү мөмкинлекләрен барлау өчен эшче төркем булдырырга күрсәтмә бирде. Якын арада моның өчен парламент рәисе урынбасары Тамара  Тансыккужина җитәкчелегендә махсус эшче төркем төзеләчәк. Эшче төркемнең бурычы – укытучыларның төп хезмәт җитештерүчәнлеген  киметүче факторларны ачыклау. Бу проблемаларны чишү өчен, республикада сораштырулар һәм укытучылар җәмәгатьчелеге белән түгәрәк өстәлләр үткәреләчәк. Башкортстанның Дәүләт Думасы депутаты Эльвира Аеткулова электрон документлар белән эшләүгә күчү укытучыларны кәгазь күчермәләрне тутырудан саклап калмады диде. Башкорт дәүләт педагогия университетының элеккеге ректоры, бүгенге көндә республика парламенты депутаты Раил Әсәдуллин яшь укытучыларның эшнең  авырлыгы һәм укыту процессында чит эшләрнең күп булуы аркасында һөнәрләрен ташлап китүләренә басым ясады.

–       Уртача алганда, республика укытучылары 1,7 ставкага эшләргә мәҗбүр.  Сораштырулардан күренүенчә укытучыларның 64 проценты кәгазь  эшенең , киресенчә, арта баруыннан зарланалар. Аларның 47 проценты арыганлыклары һәм психологик талчыгуларын белдерәләр. Шул ук вакытта, укытучыларның 16 проценты гына үз компетенцияләрен һәм белемнәрен күтәрә, инновацион технологияләрне куллана ала.  Белем бирү процессына мәктәп директорларының идарә итү өчен эш вакытының 11 проценты гына кала. Укытучыларның эш һәм җаваплылык дәрәҗәсе артканнан-арта.  Паспорт өстәлләре күпме укучы паспорт алырга тиешлеген сорый, балигъ булмаганнар буенча комиссияләр җәйге каникул чорында балаларның кайда булачагы хакында отчет сорыйлар, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы урнаштырылырга тиешле янгын извещательләре санын җибәрүне таләп итә. Ә кайчан белем бирергә соң? – ди Раил Әсәдуллин.

4 май көнне Русиянең НТВ телеканалындагы тапшыруда Уфа шәһәренең 58 лицеенда инглиз теле укыткан Антон Михайлов һәм 95 санлы мәгариф үзәгенең биология укытучысы Фидан Гафаров та кәгазь эше, отчетларның күплегеннән   зарландылар. Илнең үзәк каналларының берсеннән саналган НТВ тапшыруына эләгерлек булгач, республика укытучыларыннан чамадан тыш отчетлар таптыруларын яхшы аңлыйсың. Тормыш иптәшем 25 елдан артык укытучы булып эшләгәнлектән, мин дә мәктәптәге эшнең бүгенге торышын бик яхшы күзаллыйм. Мәгариф  системасы бүген кәгазьгә батты. Бер бетмәс РПД, УМК, ООП һәм башка йөз төрле кәгазь туплама-ларының, отчет-хисапларның реаль укыту

системасына бер файдасы булмаса да, алар укытучының болай да җитмәгән вакытын ашый, аңа белемен камилләштерергә комачаулый. Хәзерге укытучылар бернәрсәгә кирәкмәгән отчет, компетенцияләр тутырып зар елый. Отчет һәм төрле таблицалар таптыру өйгә кайтканнан соң да кичкә кадәр дәвам итә. Балаларның белем дәрәҗәсе исә кимегәннән-кими.  Шуннан соң ата-аналар соңгы акчаларын түгеп, репетиторлар ялларга мәҗбүр була, балаларын түләүле курсларда укыта, чөнки мәктәп белеме белән генә алар Бердәм дәүләт имтиханын яхшы итеп тапшыра алмый. Димәк, аларга югары уку йортларына да юл ябыла. Раил Әсәдуллин чыгышындагы “яшьләр эшнең авырлыгына һәм күплегенә

зарланып һөнәрләрен ташлыйлар” дигән сүзләре бик дөрес әйтелгән. Ни кызганыч, мәктәпне яшьләр генә түгел, хезмәт стажын тутырганнар да һәм иң сәләтле өлкән яшьтәге укытучылар да ташлап китә. Замана яшьләре инглиз телен яхшы белгәнлектән күбрәк инглиз теле буенча, өлкәннәр математика, рус теле, физика, химия, биология фәне буенча репетитор булып китәләр. Бу аңлашыла да, укытучының хезмәт хакы аена уртача 20-22 мең сум дип алсак, ул көненә 1 мең сумга эшләп йөри булып чыга. Ә репетитор сәгатенә 1 мең сум ала. Ул иркенләп көненә 5-6 сәгать репетиторлык итә. Димәк, көненә 5-6 мең, аена кимендә 100-120 мең сум акча эшли ала. Иң мөһиме, бернинди отчет бирәсе юк. Иң көчле укытучылар репетиторлыкка күчкәч, мәктәптә тәҗрибәсез яки урта кул укытучылар кала бара. Шулай булгач, белем югарылыгына өмет итеп буламы соң? Ни кызганыч, БДИ “кирәкле” һәм “кирәксез” фәннәр дигән караш барлыкка китерде. Бу да балаларыбызның гомум белем дәрәҗәсен күтәрми, әлбәттә.

Узган ел Укытучылар көне алдыннан Президент Владимир Путин укытучыларны артык эшләрдән азат итәргә дигән әмер бирде. Русия Мәгариф министры Сергей Кравцов төбәкләргә ил җитәкчесенең әмере җиткерелде, дип чыгыш ясады.

–Русия төбәк-ләрендәге  мәгариф министрлыкларына  укытучыларның күп төрле отчет-хисап тотуларын мөмкин кадәр киметергә дигән күрсәтмә җибәрдем. Класс журналы тутыру тәртибенә аерым басым ясалды. Әгәр дә класс журналы электрон рәвештә  тутырыла икән, аның кәгазьдәге күчермәсе кирәк түгел, яки киресенчә дә мөмкин, кәгазь журнал тутырыла икән, аның электрон вариантын тутырыга кирәкми. Башка отчет һәм докладларны да кыскартырга кирәк. Укытучы ни күләмдә кәгазь отчетлар төзергә тиешлеген ачыклап исемлек төзедек, ләкин урыннарда ул исемлек нигәдер ике тапкыр озыная. Ил буйлап мәгариф системасы бердәм федераль стандартлар буенча эшли икән артык йөкләмәләр булырга тиеш түгел, – диде мәгариф министры.  Чынлап та, төгәл исемлек барлык төбәкләрнең мәгариф министрлыкларына җибәрелгән. Эшләр дә тик шушы исемлек нигезендә генә башкарылырга тиеш. Белем бирү процессы бары тик мәгариф министрлыгы таләпләре буенча гына тормышка ашырылырга тиеш, минемчә. Аның эшенә муниципаль органнар да, төрле министрлык һәм хезмәтләр дә кысылырга һәм төрле эшләр кушып ятарга тиеш түгел. Бу турыда инде ничә еллар сөйләнә, әмма үзгәреш сизелми, йөкләмәләр арта гына бара. Ни өчен шулай?

Фото: komiinform.ru

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас