

Республика буенча аварияләрне кисәтү һәм юл кагыйдәләрен бозуны киметү максатыннан рейдлар ясалды. Гомумән, ял һәм бәйрәм көннәрендә тикшерүләр көчәйтелгән экипажлар ярдәмендә башкарыла. ЮХХДИ идарәсе шимбә көн нәтиҗәләрен игълан итте. Көн дәвамында исерек хәлдә руль артына утырган 40 машина йөртүче тоткарланып протокол төзелгән. Моннан тыш, юл инспекторлары башка төр кагыйдә бозу буенча 2100 административ протокол төзегән. Республика юлларына рейдлар якшәмбе көнне дә дәвам итәчәк.
Сак булыгыз! Барыгыз өчен дә яхшы ял һәм хәвефсез юллар булсын!
Чыганак:gorobzor.ru
Фото:gorobzor.ru