Җәмгыять
15 Май 2022, 08:26

Җансызларга ташбака да уенчык...

Пермь балыкчылары Камада зур ташбака тотып алганнар.

Җансызларга ташбака да уенчык...Җансызларга ташбака да уенчык...
Җансызларга ташбака да уенчык...

Социаль челтәрләрә күренүенчә балыкчылар Камада бик зур кызыл колаклы ташбака тоткан.

"Җансыз хуҗалар аны елгага җибәргән", - дип яза автор.

Төбәкнең Табигатьтән файдалану министрлыгы бу версия белән килешә һәм балыкчылар күрмәгән очракта су хайванын нәрсә көткәнен аңлаткан.

"Җәй көне безнең климатта кызыл колаклы ташбакалар азык белән тәэмин ителсә, яши ала, ләкин кышын хайван туңачак", - ди Табигатьтән файдалану министрлыгы белгече. Ташбаканы тоткан балыкчылар аңа яңа өй тапканнар да инде.

Чыганак:perm.aif.ru

Фото:perm.aif.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас