Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 Май 2022, 20:58

Радий Хәбиров: Ел саен үткәрергә кирәк

Төбәк җитәкчесе эшлекле сәфәр белән Баймак районына барды. 

Радий Хәбиров: Ел саен үткәрергә кирәк
Радий Хәбиров: Ел саен үткәрергә кирәк

Бүген Радий Хәбировның Баймак районына булган эшлекле сәфәре  вакытында “Озын бәйге”  ат чабышлары да оештырылды. Алар “Аек авыл – 2021” конкурсының республика этапы кысаларында Иске Сибай авылында (ул район этабында җиңүче булган иде) узды. Приз фонды 80 мең сум тәшкил итте. Аны әлеге чараны оештыруга юнәлткәннәр. Ә бу чара  башкорт токымлы атларны популярлаштыруга багышланган.

–Мондый күркәм ярышларны биредә беренче тапкыр оештырдые. Чабышта катнашучыларныд барысына да уңышлар һәм җиңү телим, – диде Радий Хәбиров. – Без Баймак районында ел саен башкорт токымлы атларга багышланган фестиваль үткәрергә дгән карарга килдек. Ат чабышларын републикада яраталар, бу безнең бай традицияләребезнең, гореф-гадәтләребезнең  бер өлеше һәм милли спорт төре. Әмма фестиваль ул ат чабышлары гына түгел. Аның кысаларында фәнни-гамәли конференцияләр, кымыз бәйрәме, халык кәсепләре күргәзмәләре һәм башкалар үтәчәк. Киләчәктә фестиваль федераль дәрәҗәгә чыгар дип ышанып калабыз, – диде Радий Хәбиров. 

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в