Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 Май , 10:10

"Кашкадан" паркы ачылачак

Бу көн бик мөһим вакыйга белән бәйле.

"Кашкадан" паркы ачылачак
"Кашкадан" паркы ачылачак

Сипайлово бистәсендәге «Кашкадан» паркын 12 июньдә ачу планлаштырыла. Бу көнне ул Русия көнен, шәһәр көнен һәм Салават Юлаевның тууына 268 ел тулуны бәйрәм итүнең төп мәйданчыкларының берсе булачак. Моннан тыш, Уфа быел үзенең башкала статусына 100 ел тулуын билгели.

 Әлеге истәлекле даталар хөрмәтенә паркта бәйрәм көнне берничә мәдәни һәм спорт чаралары узачак. Сәхнә йолдызлары да чыгыш ясаячак, ут тамашасы көтелә, күлдә фонтан эшли башлаячак, кич салют ату планлаштырыла. Бәйрәм бик күңелле булмакчы, сез дә килегез!

Шәһәр халкы өчен парк ачылуы бик мөһим вакыйга, аны барсы көтте. Анда уңайлы шәһәр ялы өчен кирәкле барлык функцияләр дә тупланачак.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в