Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 Май , 23:54

"Ура, без өйләнештек!"

Гаилә көне алдыннан 172 пар гаилә корган.

"Ура, без өйләнештек!"
"Ура, без өйләнештек!"

15 майда билгеләп үтелүче Халыкара гаилә көне алдыннан Башкортстанның барлык ЗАГС бүлекләрендә «Ура, без өйләнештек!» акциясе үтте.

Юстиция министрлыгы мәгълүматларына караганда, 13 һәм 14 майда 172 пар үзләренең никахларын теркәргә теләк белдергән. Алар барысы да БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, Башкортостан Республикасының Юстиция эшләре буенча Дәүләт комитеты тарафыннан язылышу көне уңаеннан истәлекле котлау открыткалары алачак.

Акция Гаилә атналыгы кысаларында оештырылды. Ул гаиләнең уңай имиджын формалаштыруга юнәлдерелгән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в