Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 Май , 08:42

Район тормышында кайнап яши

Үзен тапкан егет  ул.

Район тормышында кайнап яши
Район тормышында кайнап яши

Үзен тапкан егет  ул.

Әти – әниле булып, тигез, тату гаиләдә туып үскәннәр чын мәгьнәсендә бәхетлеләр. Айдар Басыйров нәкъ менә шундый якты язмышлы. Районда абруйлы гаиләләрдән исәпләнгән Фәһимә һәм Хәйдәр Басыйровларның куанычлардан гына торган йорт-илендә моннан 50 ел элек дөньяга аваз салып,  канат ныгыта ул. Айдарны сабый чагыннан беләм. Әтисе –  район гәзите мөхәррире Хәйдәр Фәйзрахман улы  – белән ике дистә елга якын бергә эшләдек. Бәйрәмнәрне гаиләләребез белән җыелып үткәрә идек, балаларыбыз да бер-берсен күреп-белеп үстеләр. Айдарыбыз алчаклыгы, кызыксынучанлыгы, максатчанлыгы белән аерылып торды. Район үзәгендә мәктәпне тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетының татар-урыс бүлегенә укырга керде. Бер үк вакытта Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге мәдрәсәдә укыды. Мәктәп елларыннан ук район гәзитенә мәкаләләр язган, шигырь һәм хикәяләр иҗат иткән егет дипломнарга ия булгач, “Игенче” гәзитенең әдәби һәм мәгълүмат бүлеге хезмәткәре булып эшли башлады, әдәби иҗат белән дә ныклап кызыксынып иҗат итә башлады. Язмалары “Өмет”, “Кызыл таң” гәзитләрендә, “Тулпар”журналында басылды. Белгечнең булдыклылыгы игътибардан читтә калмады, тиздән Уфага – “Шәрык» радиокомпаниясенең татар редакциясенә бүлек мөдире итеп чакырдылар. Биредә үз инициативасы белән “Ислам нуры” дигән тапшырулар циклын оештырды. Шулай дәртләнеп-канатланып кына эшләп йөргәндә аның тормышында тагын да куанычлырак үзгәреш булды – Айдарны Мәскәүнең Ислам үзәге Мисырга укырга җибәрде. Каһирә шәһәрендәге “Әл- Әзһәр” университетының Ислам тикшеренүләре бүлегендә белем алып, дин нигезләрен, гарәп телен өйрәнде. Тырышлыгы өчен “Әл-Әзһәр” шәехенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде ул. Аннан кайткач, Айдар Хәйдар улы янә “Игенче” редакциясендә бүлек мөдире булып эшчәнлеген дәвам итте. РФ һәм Башкортстан Республикасы Журналистлар берлекләренә әгъзалыкка кабул ителде. Башкортстан татар телле язучыларының – беренче, БР журналистларының XV нче съездларына делегат булып сайланды, Вазих Исхаков исемендәге премиягә лаек булды.

2012 елда Айдар Хәйдәр улына күнегелгән, яраткан хезмәтеннән аерылырга туры килде. Район тарих-туган якны өйрәнү музееның директоры итеп тәгаенләнде ул. Әлбәттә, биредә дә тәүге чордан ук нәтиҗәле эшләвен күрсәтте. Музей районның туган якны фәнни яктан өйрәнү үзәгенә әверелде. Музейда экскурцияләр үткәрү белән генә чикләнелми, төрле чаралар планлы оештырыла, күренекле даталар билгеләнә. Чараларның нәтиҗәлелегенә ирешүгә, аеруча яшь буынны җәлеп итүгә зур игътибар бирелә. Артистлык сәләте дә ярап куя. Музей директорының үзе гитарада уйнап, чара темасына ярашлы җырларны башкаруын өлкәннәр генә түгел, балалар, үсмерләр дә яратып кабул итә.

Биредә эшли башлагач, Айдар Хәйдәр улына фәнни эшчәнлек –тикшеренүләр алып бару өчен дә мөмкинлекләр артты. Утыздан артык фәнни хезмәт авторы ул, философия фәннәре кандидаты дигән исемгә ия. Форсаттан файдаланып, Айдар Хәйдәр улының җәмәгатьчелек эшчәнлеге турында әйтеп китү дә урынлы булыр.       Ул райондагы туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте, урындагы татар милли-мәдәни автономия җитәкчесе,  полициянең җәмәгать советы әгъзасы булып тора.  

Барлык эш-мәшәкатъләр Айдар Хәйдәр улын әдәби иҗаттан читләштергәндер дияргә ашыкмыйк. Киресенчә, 2000нче еллар башыннан әтисе, районның абруйлы, шәрәфле шәхесе, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Фәйзрахман улы белән бергәләп иҗат итте алар, Чакмагыш җирендә туып үскән, Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үтәгән, хезмәтләре белән илне данлаган шәхесләр турындагы, кыскасы, һәркайсы алтын бәясеннән дә кыйммәтрәк, буыннар өчен мәңгелек истәлек булып калырдай белешмә-китап, энциклопедияләр нәшер иттеләр. Хәйдәр ага гомеренең соңгы көненә кадәр иҗаттан аерылмады, иң үкенечлесе, байтак язмаларын нәшер итәргә өлгермәде. Бүген аның уй-хыялларын улы Айдар тормышка ашыра, язмаларны нәшриятка әзерли. Килер буыннарга мирас итеп тапшырырлык, кирәкле, игелекле эшчәнлегендә уңышлар телик!                                                                                                Рәзифә Сәхапова.                                                                                                

Район тормышында кайнап яши
Район тормышында кайнап яши
Читайте нас в