Республика эчендәге начар хәлдәге юллар – халыкның үзәгенә үткән иң четерекле проблемаларның берсе. Без, “Өмет”челәр, гәзит укучылардан килгән аһ-зарлы хатларга, шалтыратуларга таянып, шундый юллар турында әледән әле язып торабыз. Менә тагын Туймазы районында яшәүчеләр шушы проблеманы күтәрә.
“Сез еш кына юл хәрәкәте иминлеге турында сөйлисез. Күп кенә урамнарда тизлек режимын теркәүче камералар урнаштырылган. Бәлки, иң башта юлларны тәртипкә китерербез? Коточкых хәлдәге юллардан йөрмәле түгел бит. Мондый хәл Октябрьский шәһәрендә генә түгел, Туймазы районында да, Кандра авылында да күзәтелә. ЮХХДИ хезмәткәрләре җимерек юлларны теркәми, ә бит бу – аларның турыдан-туры бурычы. Димәк, алар бу хәл белән бөтенләй кызыксынмый. Мондый юллар куркыныч тудыра", - дип зарланган Илмир Г.
Туймазы район хакимияте вәкиле аның зарлары белән тулысынча килешкән. Аның җавабында болай диелә:
"Сезнең белән килешәм, Кандра авылы юлларының күбесе капиталь ремонт таләп итә. Авыл биләмәсе башлыгы Риль Рафиков хәбәр итүенчә, 2021 елда финанслау кысаларында Тельман һәм Матросов урамнарында юл участогының бер өлеше генә ремонтланды.
2022 елда финанслау кысаларында Тельман урамындагы юлның чираттагы участогын ремонтлау планлаштырыла. 2022 елның 8 маена булган мәгълүматлар буенча, Кандра авылының Ленин һәм Социалистик урамнарында ремонт үткәрү өчен подрядчы оешма билгеләү буенча конкурс процедуралары бара.
Туймазы шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Рәфис Шәңгәрәев әйтүенчә, 8 майга подрядчы оешма Мичурин урамында ремонтны төгәлләгән. Туймазы шәһәре юлларында чокыр-чакыр ямау ремонты график буенча дәвам итә”.