Башкортстанда яшәүчеләр республика Башлыгы Радий Хәбировка чүп чыгаруга бәйле проблемаларга зарланды. Кешеләр контейнерларның чынлыкта нинди хәлдә булуын күрсәткән фотосурәтләр салган, ә бит алар ай саен шушы хезмәт өчен түли.
“Сезгә зур проблема белән мөрәҗәгать итәм, - дип зарланган Татьяна П. – Ул “Дюртюлимелиоводстрой” төбәк операторы белән бәйле, чөнки Бөре районында чүп-чар чыгару өчен шушы оешма җавап бирә. Калинники авылында 30 апрельдән алып урамнарда чүп-чар контейнерлары тулы тора. Төрле бәйрәм чаралары планлаштыралар, ә тирә-юньдә шундый ямьсез күренеш.
Бу төбәк операторының эше турында күп тискәре фикерләр ишетергә туры килә. Янәсе дә бурычың бар дип, эшнең нидә икәнен ачыклап, тикшереп тормыйча, шәхсән үземә дә шалтыраттылар. Мин түләүләрне һәрвакыт вакытында түләп барам. Алар бездән аерым яшәсәләр дә, кызыма да шалтыратканнар. Ә үзләре эшләрен вакытында башкармыйлар”.
“Бәйрәм кәефен менә шундый чүп-чар өемнәре боза да инде. Дорогино бәйрәмнәрдә дә чүпкә күмелеп утыра. Ни өчен акча түләвебез аңлашылмый”, - дип язган Илвир Х.
"Бурцево авылының Трактовая урамында “мусорка” яны зур бер чүплеккә әверелгән. Роспотребнадзор, экологлар, хакимият кая карый? Радий Фәритович, зинһар, бу тәртипсезлекне хәл итәргә ярдәм итегезче”, - дип проблема белән уртаклашкан Артур Х.
Чишмә районының Келәш авылында да контейнерлар янында чүп таулары хасил булган, дип хәбәр итәләр безгә.
Билгеле булуынча, чүп-чар чыгару реформасы Башкортстанда, Русиянең 69 төбәгендәге кебек, 2019 елның 1 гыйнварында эшли башлады. Республикада каты көнкүреш калдыкларын җыеп, утильләштерү буенча җаваплы дүрт төбәк операторы билгеләнде.