Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 Май , 11:00

Авылны уңганнар яшәтә

Кырмыскалы районының Сихонкино авылында  бик матур чара үтте.

Авылны уңганнар яшәтә
Авылны уңганнар яшәтә

Кырмыскалы районының Сихонкино авылында “Туган авыл яши” исемле  бик матур чара үтте. Бәйрәмдә катнашучылар  тагын бер мәртәбә  Сихонкиноның гөрләп яшәвенә, иң яхшы традицияләрнең үсеп килүче буынга тапшырыла баруына инандылар. Чөнки биредә үз авылына тирән мәхәббәт тәрбияләүче, башкалар сокланырлык итеп яши һәм эшли белүче кешеләр яши.

       “Туган авыл яши"  чарасында җирле халык үзләренең тормышын тасвирлаган  күргәзмә оештырды. Шәхси  хуҗалыкта җитештерелгән яшелчә һәм чәчәк үсентеләре, кулдан эшләнгән әйберләр – болар барысы да бәйрәмгә килгән рәсми кунакларда соклану  уятты. Чарада район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров, Бөтендөнья башкортлары корылтае әгъзасы Мөнир Ахунов, хакимият башлыгы урынбасары Гөлнара Исәнбаева катнашты.

      “Авылда эшсезлеккә зарлану – гөнаһ. Биредә эш җитәрлек", - диләр Сихонкино авылында яшәүче ирле-хатынлы Сольевлар.

      Чыннан да, Олег Георгиевич һәм Галина Александровна таңнан таңга кадәр эшлиләр, шуңа да муллыкта, җитеш тормышта яшиләр. Башкача мөмкин дә түгел. Мал-туар, умарталар, вак терлекләр, теплица даими игътибар һәм энергия таләп итә.  Ә бит  әзер продукцияне  сатарга да кирәк әле.  Моннан тыш  Олег Георгиевичның 2 ашлык җыючы комбайны бар, алар ярдәмендә ул урып-җыю кампаниясе вакытында фермерларга һәм хуҗалыкларга ярдәм итә.

      Алтын куллы оста хуҗа барысын да үзе эшләргә күнеккән – хәтта комбайннар өчен запас частьләрне дә токарь станогында үзе ясый. Тик Сольевлар зарланмыйлар, чөнки туган җирдә яшәү һәм эшләү – алар өчен зур бәхет!

     Шунысы куанычлы, авылда яшьләр тәҗрибәле авылдашларыннан үрнәк ала. Мәсәлән, шушы авылда яшәүче Ирина Стефанова  яшелчә һәм чәчәк үсентеләре үстереп, сату белән белән шөгыльләнә. Ирина өчен эш сезоны  декабрьдә үк башлана һәм көзгә кадәр дәвам итә.

     Сихонкинолылар һәм күрше авылларда яшәүчеләр, шулай ук учреждениеләр һәм оешмалар Ирина үстергән үсентеләргә  алдан ук заказ биреп куя. Үткән елда, мәсәлән,  Ирина Николаевна 3 меңгә якын петуния чәчкәсе  үсентесе сатса, быел аларның саны кимрәк, аның каравы башка төрле чәчәк сортлары барлыкка килгән. Ирина  күпьеллык үсентеләр дә сата.

     Помидор һәм кәбестә үсентеләренә килгәндә, оста хуҗабикә коллекцион сортларга өстенлек бирә. "Бу эшне, башка теләсә кайсы шөгыль кебек үк, күңел биреп эшләргә кирәк, шул чакта керем дә, эштән канәгатьләнү дә булачак", - ди Ирина. Ә әлегә аның өчен  алда – “кайнар” сезон.

    Сихонкино авылында кечкенә, әмма бик кызыклы  шәхси чуваш музее эшли. Елена Васильевна һәм Иван Петрович Степановлар үзләре яшәгән  өйдә чуваш көнкүреше почмагын булдырганнар.  Биредә борынгы җиһазлар да, XVIII-XIX гасырдагы  милли киемнәр дә, “хушпу” дип аталучы баш киеме дә, тегү машинасы да, картәти медальләре дә, әти-әниләренең иске фоторәсемнәрен дә күрергә мөмкин.

       Музейда Степановлар һәм Яковлевлар гаиләсенең матур итеп бизәлгән генеалогик агачлары бар. Шунда ук – 19 гасыр күлмәге. Бу  музейның әһәмияте бик зур. Бүген, беркайчан булмаганча,  гореф-гадәтләрне, милли ядкаръләрне саклау, аларны яшь буынга тапшыру, үз халкың тарихына мәхәббәт тәрбияләү үтә дә мөһим.

    Сихонкинолылар хезмәт сөючән генә түгел, бик талантлы да. Алар башкаруында җырлар һәм биюләр барысына да бәйрәм кәефе бүләк итте. Мәдәнияткә өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә, балалар да җәлеп ителгән.

     Сихонкинода клуб, мәктәп, балалар бакчасы, җәмәгать  оешмалары үзара тыгыз хезмәттәшлектә эшли. Моның шулай булуы авылдашларга район дәрәҗәсендә  үткәрелгән “Аек авыл”  конкурсында җиңәргә булышкандыр.  Чара барышында Кабаково  авыл биләмәсе башлыгы Руслан Әюпов мәктәп директоры Алевтина Андреевага, "Тополек" балалар бакчасы мөдире Татьяна Никитинага, хатын-кызлар советы рәисе Ралия Искәндәровага, шулай ук Галина һәм Олег Сольевлар гаиләсенә рәхмәт хатлары тапшырды.

     Алда  авылдашларны "Аек авыл" республика конкурсының йомгаклау этабында катнашу көтә. Алар призлы урынга лаек дип ышанабыз,чөнки сихонкинолыларга  тормышка аек караш, хезмәтне һәм һәр көнне кадерли белү хас.

                                                                          Р. Таҗиева әзерләде.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас в