

Тиздән Русиядә әниләргә психологик ярдәм күрсәтү төркемнәре эшли башлаячак. Алар атнага биш тапкыр биш ай дәвамында барачак.
Төркемдә әниләр балаларны тәрбияләү проблемалары һәм үз-үзләрен кайгыртуга вакыт җитмәү турында фикер алыша алачаклар. Алар психологлардан гына түгел, ә бер-берсе белән аралашып та тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар.
Төркемнәр зур булмый, шуңа күрә фикер алышу нәтиҗәле үтәчәк. Анда катнашу өчен гаризаны Сылтама буенча калдырырга мөмкин.
Төркемнәрдә дәресләр бушлай, проект кысаларында бер мең хатын-кызга ярдәм күрсәтү күз уңында тотыла.