Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Кемнәрдер аны зур акчада күрә. Бәхетле булу өчен аена күпме акча алып эшләргә кирәк соң? Superjob компаниясе аналитиклары бу сорауга анык җавап биргән: алар үткәргән тикшеренүләр барышында Уфада яшәүчеләр бәхетле булу өчен аена 177 мең сумлык керем кирәк дигән фикерне җиткергәннәр.
Бу рейтингта уфалылар 13нче урында тора. Исемлекнең алдагы баскычларында – Казан, Волгоград, Самара һәм Краснодар. Иң югары баскычларда Красноярск (192 мең сум), аннары Санкт-Петербург (195 мең сум), Дондагы Ростов (200 мең сум), Владивосток (205 мең сум) һәм Мәскәү (230 мең сум).