Башкортстанның юл инспекциясе скутерлар, мопедлар һәм мотоцикл йөртүче балаларның әти-әниләренә кисәтеп мөрәҗәгать итте.
"Онытмагыз, мотоцикл йөртү 16 яшькә җиткәч һәм автомәктәптә укып таныклык алган очракта гына рөхсәт ителә. Юлда моторлы техника йөртүче 12-15 яшьлек яшүсмерләр көннән – көн арта. Алар мопедлар һәм скутерлар руль артына кыюлык белән утыралар, хәвефсезлек чараларын санга сукмыйлар һәм тизлекне арттыралар. Нәтиҗәдә, бу коточкыч фаҗигаләргә китерә. Алар административ җаваплылыкка тарттырылмыйлар, ләкин балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар аларны профилактикалау исемлегенә теркәргә һәм ата-аналарын административ җаваплылыкка тарттырырга хокуклы. Моннан тыш, техника белән идарә итү хокукы булмаган кешегә транспорт белән идарә иткән өчен 30 мең сум штраф каралган. Балаларына нинди дә булса моторлы техника сатып алырга ниятләгән ата – аналар боларны белеп эш итәргә тиешләр. Тизлекне арттырганда велосипед та хәвеф чыганагы булуын онытмыйк”, - дип кисәтә ЮХХДИ идарәсе.
Чыганак: ЮХХДИ идарәсе
Фото: ЮХХДИ идарәсе