Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 Май 2022, 20:30

Барлык мөселманнар өчен зур юбилей якынлаша

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителү –зур вакыйга.

Барлык мөселманнар өчен зур юбилей якынлаша
Барлык мөселманнар өчен зур юбилей якынлаша

Тарих өчен, мөселманнар өчен, шулай ук бөтен Русия Федерациясенең хәзерге вәзгыяте өчен аның әһәмиятен бәяләп бетерү мөмкин түгелдер. Шуңа күрә Идел буе Болгар дәүләте халкы тарафыннан ислам дине рәсми рәвештә кабул ителүнең 1100 еллыгы хөрмәтенә үткәреләчәк бәйрәмнең федераль дәрәҗәдә гамәлгә ашырылуы табигый. Хәтерегездәдер, бәйрәм итү турындагы мәсьәлә 2020 елның 4 ноябрендә Русия Президенты Владимир Путинның илнең зур дини берләшмәләре җитәкчеләре белән онлайн-очрашуы барышында күтәрелде. Мөселманнар өчен мөһим датаны зурлап уздыруны Русия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин тәкъдим итте.

–       Русия мөселманнары исеменнән, хөрмәтле Президент әфәнде, сезгә мөрәҗәгать итәм: бу датаны билгеләү дәүләт дәрәҗәсендә узсын иде, ә Русия мөселманнарының үсеп килүче буыны, барлык диннәрдәге балалар, үсмерләр бу әһәмиятле тарихи дата аша тату, дус яшәүнең, Русия җирендә халыкларның туганлык һәм бердәмлек традицияләрен үзенә сеңдерсен иде. Шунысы аеруча мөһим: Ислам Идел буенда халыкларның ирекле сайлавы нәтиҗәсендә кабул ителгән һәм аннары бары тик тыныч юл белән, көч кулланмыйча таралган”, – дип мөрәҗәгать итте.

Ил җитәкчесе аның тәкъдиме белән килешүен белдерде.

“Русия мөселманнары өчен ислам дине традицион дини-әхлакый кыйммәтләренең буыннан-буынга күчүчәнлеген тәэмин итүче төп нигез булып торучы факторларның берсе. Шуңа бәйле Русиядә эзлекле рәвештә ислам дине буенча урта һәм югары белем бирү системасы булдырыла. Бәйрәмгә лаеклы  дәрәҗәдә әзерләнербез, вакыт әле бар, нәрсә һәм нинди вакыт эчендә эшләргә, нинди чаралар уздырырга кирәклеген сезнең белән фикерләшербез. Без моны үзебез эшли белгәнчә яхшы итеп, дәүләт дәрәҗәсендә эшләрбез”, – диде Владимир Путин.

Бер ел элек, 2021 елның 28 апрелендә Президент 2022 елдагы бәйрәмгә әзерлек чаралары һәм аны уздыру турындагы фәрманны имзалады һәм  Русия Хөкүмәтенең 2021 елның 21 июлендә  бәйрәм чаралары проектын әзерләргә күрсәтмә  бирде. Дәүләт башлыгы боерыгы буенча оештыру комитетын Русия Федерациясе вице-премьеры Марат Хөснуллин җитәкли. Хөкүмәт рәисе урынбасары ислам диненең Русия дәүләтчелегенең һәм мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып торуын, аның милләтара татулыкны саклауга, милләт һәм дәүләтнең тотрыклы үсешенә керткән өлешен ассызыклады. Белүегезчә, мөселманнар Русиянең барлык төбәкләрендә дә диярлек яши. Шулай да аларның иң күп яшәгән җирлеге – Башкортстан һәм Татарстан. Шулай булгач, дәүләт дәрәҗәсендәге бәйрәм чараларын әзерләү һәм зурлап уздыру да шушы ике тугандаш республика мөселманнарының бергәләп эшләвенә һәм оешканлыгына турыдан-туры бәйле. Куанычка, ике республиканың җитәкчеләре дә, җәмәгать эшлеклеләре дә бу эшкә җиң сызганып тотындылар.

Узган елның 5 ноябрендә Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразиев Уфада Башкортстан татарлары җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Бөтендөнья татар конгрессының Уфадагы вәкиллеге офисында узган бу чарада Башкортстан хөкүмәте премьер-министры урынбасары Азат  Бадранов та катнашты. Ике республика хөкүмәте вәкилләре килүчеләрнең тәкъдимнәрен һәм үтенечләрен тыңлады һәм аларга җавап бирде. Анда күренекле дин белгече Зыя Камали йортының язмышы турында да сорау бирелде.

“Зыя Камали эшчәнлеген, “Галия” мәдрәсәсен ачудагы өлешен барыбыз да белә. Ул татар һәм башкортларны берләштерүгә күп көч салган шәхес. Без аның исемен мәңгеләштерү  өстендә даими эшләргә тиешбез”, – дип җавап бирде Азат Шамил улы. Вәсил Шәйхразиев үзенең чыгышында соңгы айлардагы эшчәнлеккә тукталды. “Безнең телләребез якын, гореф-гадәтләрбез, бәйрәмнәребез, динебез бер. 2022 ел – тарихи ел, 1100 ел элек ата-бабаларыбыз Болгар җирендә рәсми рәвештә ислам динен кабул иткән.  Әзерләнергә кирәк, көне җиткәч түгел, бүгеннән үк. Мөселманнар яшәгән җирлекләрдә без бу эшне алып барырга тиешбез. Әле генә Новосибирск, Красноярск, Пермьдә яшәгән дин кардәшләребез белән очрашулар үткәреп кайттык. Тарихи датага төбәкләрдә әзерлек бара. Бездә, Татарстан һәм Башкортстан мөселманнары, бу тарихи вакыйгага бергәләп, кулга-кул тотынышып әзерләнергә тиешбез, – дигән иде Вәсил Шәйхразиев.

Инде быел 17 гыйнварда Татарстан премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев чираттагы тапкыр Уфага килде һәм Башкортстан хөкүмәте премьер-министры урынбасары Азат Бадранов белән янә очрашты. Очрашу барышында Вәсил Шәйхразиев быел Идел Болгары дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллык олы датасы якынлашуы турында искә  төшерде. “Бу Татарстан бәйрәме генә түгел, бу турыда без бүген Башкортстан Республикасы хөкүмәте премьер-министры урынбасары Азат Бадранов белән булган очрашуда да сөйләштек”, – дип ассызыклады Милли Шура рәисе. Шул ук көнне Бөтендөнья башкортлар корылтае башкарма комитеты җитәкчелеге белән очрашу узды. Очрашуда Бөтендөнья башкортлар корылтае башкарма комитеты җитәкчесе Юлдаш Йосыпов, мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев, корылтайның президиум әгъзасы, медицина фәннәре докторы Сәлия Морзабаева, Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Йосыф Якупов, Бөтендөнья татар конгрессының  Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев катнаштылар. Сүз Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы хөрмәтенә бәйрәм чараларын бергәләшеп оештыру һәм үткәрү хакында барды.

Бүгенге көндә Русия буенча 80нән артык мөселман дини уку йортлары эшләп килә. Алар арасында 2017 елда ачылган Болгар ислам академиясе аерым урын били. Академия алдына куелган максатлар һәм бурычларны күздә тотып Владимир Путин: “Болгар академиясе Русия ислам дине мәктәбе традицияләрен тергезергә, мөселман мәгарифенең гомумрусия үзәге булырга  тиеш”,  – дип билгеләгән иде.

 Академияне ачу тантанасында Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов:  ”Безнең төбәктә ислам үсеше православие һәм башка традицион диннәр белән берлектә илдә имин яшәү һәм диннәр арасындагы татулыкның ныклы нигезен салды. Без Русиянең традицион конфессияләре арасында диалогка, төрле милләт һәм дин вәкилләренең тату яшәве өчен уңайлы шартлар тудыруга зур игътибар бирәбез. Истәлекле датаны бәйрәм итү республика һәм ил мөселманнары өчен күп еллар дәвамында традициягә әйләнде. Болгарда ислам динен кабул итү көненә багышланган “Изге Болгар җыены” чаралары беренче тапкыр 1989 елда мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин тәкъдиме нигезендә үткәрелә. Шул вакыттан бирле ата-бабаларыбызның мирасын саклау буенча күп эш башкарылды. “Яңарыш” фонды эшчәнлеге нәтиҗәсендә зур күләмле тарихи-археологик тикшеренүләр, Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә мәдәни мирас объектларын реставрацияләү эшләре башкарылды. 2010 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне Татарстан Републикасының бәйрәм һәм истәлекле  даталары исемлегенә кертелде. Борынгы Болгарның архитектура комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертү зур эшнең нәтиҗәсе булды. Барыннан да элек, без илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путинга рәхмәт әйтергә тиеш. Минтимер Шәрип улы Шәймиев аңа рухи ядькәрләрне тергезү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткәч, әлеге башлангыч әхлакый яктан гына

хупланып калмыйча, федераль бюджет аша финанс чыганаклары белән дә ныгытылды.

Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы мөһим халыкара аспектка ия. Юбилей дөнья җәмәгатьчелегенә безнең бай мәдәни һәм тарихи мирасыбызны, традицион рухи кыйммәтләрне саклау һәм үстерүдәге казанышларыбызны һәм Русия мөселман өммәтенең ислам дөньясының аерылгысыз өлеше булуын күрсәтергә тиеш. Моңа төрле халыкара чаралар ярдәм итәчәк. 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелә торган чаралар Русия мөселманнарын берләштерүгә, җәмәгать һәм дәүләт мәнфәгатьләренең илебездәге мөселман халыклары кыйммәтләрен тергезүдә тыгыз бәйләнеш күрсәтүгә юнәлдерелгән, – дип ассызыклады Рөстәм Миннеханов.

Елга аяк басу белән, 4 гыйнварда Болгарда Русиякүләм мөселман җыены ачылды. Ул быел 1100 еллыкны үткәрү  кысаларында тәүге чара булды һәм Русия күләмендә әлеге зур тарихи датаны билгеләп үтүгә старт бирде. Җыен Русия мөселманнары корылтае рәвешендә узды. Анда катнашу өчен Татарстан, Мәскәү, Ленинград һәм Свердловск өлкәләре, Кузбасс, Мари һәм әлбәттә Башкортстан республикаларыннан, шулай ук башка төбәкләрдән дин кардәшләр җыелды. Дүрт көнлек җыенда күренекле галимнәр, дин әһелләре,  атаклы вәгазьчеләр катнашты. Остазлар фәнни-популяр лекцияләр, вәгазьләр, мастер-класслар белән чыгыш ясадылар.

Мондый чараларның масштабы Русиядә ислам үсешенең тарихы турында халыкара дәрәҗәдә сөйләргә мөмкинлек бирә. Бу хакта Казандагы оештыру комитеты утырышында Русия мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова хәбәр итте. Ул бәйрәм итүгә масштаблы әзерлек эшләре узган ел ук башлануын билгеләп үтте. “Бу эш нәтиҗәсендә без 2021 елның 7 декабрендә бәйрәм итүгә әзерлек буенча чаралар планын расладык. Әлеге план 6 бүлектән тора һәм 71 чараны үз эченә ала. Коллегаларыма уртак актив эш өчен рәхмәт белдерәм”, – диде Ольга Ярилова. Ул төп юнәлешләрне санап үтте – сүз мәдәни-рухи билгеләнештәге инфраструктура объектларын төзү һәм реставрацияләү чаралары турында бара, символика, сувенирлар эшләү, басма продукция чыгару, видеопродукция җитештерү, Русиядә ислам тарихы һәм үсеше буенча тематик интернет-ресурслар эшләтеп җибәрү, шулай ук төрле фәнни форумнар, түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар үткәрү. Һәм бу чараларның күбесе ел башыннан тормышка ашырылып килә.

Бәйрәм чаралары башланырга санаулы гына көннәр калып бара. 2022 елның 19-21 маенда планлаштырылган зур очрашулар һәм форумнар: ел саен үткәрелә торган “Русия-Ислам дөньясы: KazanSummit” халыкара икътисади саммиты, дин әһелләре форумы, ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы исемендәге мәчеткә нигез салу һәм “Изге Болгар җыены”. Алар мөселман илләреннән килгән делегацияләр, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, чит ил һәм Русия мөселман эшлеклеләре катнашлыгында аеруча зур масштабта уздырылачак.

Әйткәнемчә, Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә багышланган чаралар ел дәвамында уздырылачак. Аларның берничәсе гыйнвар башыннан алып үткәрелде инде. Төп чаралар Татарстанда 19-21 май көннәрендә үтәчәк. Анда илебезнең 74 төбәгеннән һәм чит илләрдән кунаклар килүе көтелә. Башкортстан делегациясен “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Әлфред Дәүләтшин җитәкләячәк.

Хөрмәтле дин әһеле белән очрашып, бәйрәм чараларына әзерлек ничек баруын белештек.

–       Әлфред әфәнде, аңлавымча, безнең делегация иң зуры булмакчы.

–       Әйе, чынлап та бәйрәм чараларында Башкортстаннан 100 дән артык кеше катнашачак. Бәйрәм чаралары ел башыннан башланды һәм ел азагына кадәр дәвам итәчәк. Аның Уфа җирлегендә үтәчәк берничәсен атап үтәсем килә.

21-22 сентябрьдә Уфада фәнни-гамәли конференция уздырылачак. Конференция соңында Уфада эшләп килгән Русия  ислам университетының яңа комплексын ачу тантанасы булачак. Анда да илебездән һәм чит тарафлардан кунаклар килүе көтелә. “Ризаэтдин Фәхретдин “Ибн Фадланның Болгарга килүе” монографиясе әзерләнә. Аның кай-

чанрак басылып чыгачагын әлегә төгәл генә әйтә алмыйбыз. Татарстан республикасының җыр һәм бию ансамбленең “Болгар эзләре буйлап” дип исемләнгән концерты Мәскәү, Самара, Волгоград, Яр Чаллы, Әстерхан һәм Уфа шәһәрләрендә узачак. Анда безнең сәнгать осталары катнашуы да каралган. Якын көннәрдә, төгәлрәк әйткәндә, 7 майда

“Халыкара ислам берләшмәсе” 2-15 яшькәчә балалар арасында Коръән Кәрим уку осталыгы бәйгесе үткәрәчәк. Бәйге “Ихлас” мәчетендә үтәчәк. Аны оештыруда һәм бәяләмәдә Русия мөселманнарының үзәк диния нәзарәте һәм Башкортстан республикасы диния нәзарәте хезмәткәрләре катнашачак.

– Май ае башы Ураза бәйрәме рухында узды. Бу уңайдан “Өмет” укучыларга нинди теләкләр җиткерер идегез.

–Хөрмәтле дин кардәшләребез!

Сезне узган Ураза бәйрәме белән җан йөрәктән тәбрик итәбез! Раббыбыз Аллаһ һәммәбезгә мәрхәмәтен, мәгъфирәтен (гафу итү, ярлыкау мәгънәсендә) насыйп итсен, изге ниятләребезгә ирешергә көч-куәт бирсен!

Мәгълүм булуынча, быел Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динебезне рәсми кабул ителүенә 1100 ел тулуны билгелибез. Нәкъ монда динебез ата-бабаларыбызның яшәеш рәвешенә әйләнеп, аларга күп гасырлар дәвамында сабырлык биреп, юкка чыгудан саклап килгән. Тарихыбыз бай булганга, киләчәгебез дә өметледер, илебез ямьле, суыбыз тәмле, халкыбыз җанлыдыр. Аллаһы Тәгалә Сезгә һәм якыннарыгызга тазалык, шәрифият, кадер-хөрмәт һәм иксез-чиксез рәхмәтләренә ирешергә насыйп әйләсен!

Без дөньяда ниләр булганын күрәбез. Кызганычка каршы, төрле деструктив көчләр исламны кулланып, гомумән, бу дингә хас булмаган нәрсәләрне вәгазьләргә омтыла. Шуңа күрә безнең бурыч – ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу.

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын югары дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм итү, һичшиксез, конфессияләр һәм милләтара татулык принципларының алга таба үсешенә, ислам тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә һәм популярлаштыруга булышлык итәчәк.

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: