Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 Май , 11:08

Дүрт көнлек эш атнасы якын киләчәктә кертеләчәк

Бу турыда Дәүләт Думасы депутаты Ярослав Нилов белдерде.

Дүрт көнлек эш атнасы якын киләчәктә кертеләчәк
Дүрт көнлек эш атнасы якын киләчәктә кертеләчәк

Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча Дәүләт Думасы Комитеты рәисе Ярослав Нилов  дүрт көнлек эш атнасына күчү якын киләчәк эш дип саный,

"Минемчә, биштән дүрт эш көненә күчү якын киләчәктә булачак. Кайбер предприятияләр бу форматта эшлиләр дә инде – бишенче көнне хезмәткәрләре ерактан яки тулы булмаган эш кысаларында хезмәт башкара. Пандемия чорында, бу хезмәткәрләрне саклап калу һәм предприятияләрнең эшен дәвам итү ягыннан иң яхшы карарларның берсе булды. Ләкин монда төп шарт - этаплы күчү, законнар чыгарып һәм көч кулланып дүрт көнлеккә күчерү булырга тиеш түгел. Моннан тыш, эшнең үзенчәлекләрен дә исәпкә алырга кирәк. Мәсәлән өзлексез цикл предприятияләре, анда кыскартылган эш атнасы кертү мөмкин түгел. Шул ук вакытта, бизнесның кайбер төрләре һәм линияләре өчен мондый күчү табышның турыдан-туры кимүенә китерәчәк. Минем уйлавымча, базар үзе моны көйләячәк, ясалма чикләүләр зыян гына китерәчәк. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, күпчелек русиялеләр дүрт көнлек эш атнасы турында хыялланалар. Пандемия эш белән буш вакыт арасында нормаль балансның мөмкин булуын күрсәтте, техник камилләштерү шартларында, ясалма интеллект кертелгәндә, гадәти хезмәт чыгымнарының бер өлеше акрынлап җиһазларга һәм технологияләргә күчәчәк,  Бүген дөньяда санлы икътисад үсеше бара. Предприятиеләр физик көчкә караганда акылны күбрәк таләп итәләр. Кеше кара эшчедән машина операторына әйләнә”, - дип нәтиҗә ясады депутат.

Чыганак: РИА Новости

Фото:РИА Новости

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас в