

Уфаның «Үзәк базар»ы янындагы юл киселешендә арт-объект, ягъни матур сын кую өчен конкурс игълан ителгән иде. Нәтиҗәдә, яхшылардан саналган 29 эш сайлап алынган.
Халыктан барлыгы 38 проект килгән. Катнашучылар курай, ат, планета символларын кулланырга тәкъдим иткәннәр, шулай ук гадәти булмаган кинетик фигуралар да ясалган. "Уфа - Башкортстанның башкаласы" дигән гади генә стела да бар.
Катнашучыларга бу урынны профессиональ архитекторлар күзлегеннән генә түгел, гади халык күзлегеннән дә карарга тәкъдим ителгән. Конкурстан үтеп, проекты сайланып алынган җиңүчегә 300 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак.