Җәмгыять
29 апрель 2022, 07:23

Яшьләр - закон чыгаручылар ролендә

БР Дәүләт Җыелышында "Русия Федерациясенең Дәүләт Думасы моделе" эшлекле уены үтте.

Яшьләр - закон чыгаручылар ролендәЯшьләр - закон чыгаручылар ролендә
Яшьләр - закон чыгаручылар ролендә

28 апрельдә БР Дәүләт Җыелышы-корылтаенда ел саен үткәрелә торган «Русия Федерациясенең Дәүләт Думасы моделе» фәнни-гамәли эшлекле уен узды.

Республика яшьләре командалар составында үзләрен закон чыгару инициативасы авторлары ролендә сынап карый алды. Уен биш этаптан торды: сайлап алу, закон проектын әзерләү, алдан сайлап алу, эшлекле уен һәм нәтиҗәләр ясау.

Конкурс экспертлары: Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару буенча Дәүлет Думасы Комитеты рәисенең беренче урынбасары Ирина Панькина, Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан региональ бүлеге рәисе, башкорт Дәүләт университетының хокук институты директоры Руслан Зәйнуллин, идарә начальнигы урынбасары - Башкортстан Республикасы Башлыгының дәүләт-хокук идарәсе бүлеге мөдире Рөстәм Хәйдәров, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтае депутаты Руфина Шаһапова. Экспертлар форматның актуальлеген билгеләп үттеләр һәм катнашучыларга закон проектларын уңышлы яклауларын теләделәр.

Судьялар карары буенча уен җиңүчеләре һәм призерлары булдылар:

1 урын – "Соңгы тамчы";

2 урын – "Панорама";

3 урын – "Карлсон Фон Савиньи".

Чараны БР "Яшьләр сәясәте лигасы» яшьләр инициативаларын үстерү төбәк иҗтимагый оешмасы, «Русия юристлары ассоциациясе» Гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан бүлеге, Башкорт дәүләт университетының хокук институты белән берлектә, РФ Дәүләт Думасы ярдәмендә оештыручылар.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас