Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 апрель , 21:07

"Туган җирем - иң яраткан урыным"

Якташыбыз, опера җырчысы Илдар Абдразаков «Якташлар көче» форумында катнашучыларны видео аша сәламләде.

"Туган җирем - иң яраткан урыным"
"Туган җирем - иң яраткан урыным"

Русиянең опера җырчысы, Русиянең атказанган артисты Илдар Абдразаков «Якташлар көче» форумында катнашучыларны видео аша сәламләде һәм кече Ватанның аның өчен бик күп кадерле һәм якын булуын җиткерде:

«Ул минем яраткан урыным. Мин туган җирем, артист буларак шәхес буларак формалашкан урыным. Һәм, берничә ел рәттән безгә, яшь опера талантларына ярдәм итүче исемемне йөрткән музыкаль фестивальне уңышлы уздыра торган урын да ул. Һәм безнең инициатива республика җитәкчелеге тарафыннан һәрвакыт хуплануын һәм тамашачылар күңеленә дә хушкилде. Уртак тырышлык белән без мәдәниятебезнең уникаль традицияләрен саклап калып, аны баета алырбыз, безнең тырышлыкны берләштереп, республикабыз үсешенә ярдәм итәрбез дип ышанам», - диде танылган якташыбыз.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в