

29 апрельдә Уфада “Якташлык көче – Сила землячества” форумы узачак.
2021 елның мартында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән «Атайсал – Кече Ватан» проекты старт алды.
Кыска гына вакыт эчендә «Атайсал» проекты, нәкъ менә битараф булмаган якташларны берләштереп, үз максатына иреште. Проект порталында 2700 катнашучы теркәлгән, алардан 7800дән артык гариза кергән. Проектлар саны буенча лидерлар бишлегенә Балтач, Стәрлетамак, Краснокама, Салават һәм Мәләвез районнары керә. Шәһәрләр арасында Салават, Нефтекама, Стәрлетамак һәм Агыйдел алда бара.
Бүгенге көндә алты меңнән артык проект тулысынча тормышка ашырылган. «Атайсал» ярдәме белән республикада бер ел эчендә йөзләгән балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылган, ике йөздән артык чишмә төзекләндерелгән, мәчетләр һәм гыйбадәтханәләр төзелгән, шәһәр һәм авыл китапханәләренә 3 меңнән артык китап тапшырылган, шәһәр һәм районнарда меңләгән төрле чаралар узган. Әлеге проектларны тормышка ашыру өчен меценатлар тарафыннан 570 млн. сумнан артык акча җибәрелгән.
"Якташлык көче" форумында «Атайсал» проектына башлангыч нәтиҗәләр ясала. Ул кече Ватаны үсешенә ресурслар, вакыт, көч кертергә әзер булган якташларыбызга рәхмәт йөзеннән үткәрелә.