Җәмгыять
28 апрель 2022, 06:45

Участокка хокукны саклаучы закон кертмәкчеләр

Күп балалы гаиләләр игътибарына.

Участокка хокукны саклаучы закон кертмәкчеләрУчастокка хокукны саклаучы закон кертмәкчеләр
Участокка хокукны саклаучы закон кертмәкчеләр

Башкортстанда күп балалы гаиләләрнең җир хокуклары закон белән якланачак.

     29 апрельдә Башкортстан Дәүләт Җыелышының  пленар утырышында депутатлар “Башкортстан Республикасында  җир мөнәсәбәтләрен  көйләү турында”  законның  10 маддәсенә  үзгәрешләр кертүче  закон проектын кабул итүне планлаштыра.

    Әлеге вакытта гамәлдә булган закон буенча, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күп балалы  һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр торак төзелеше өчен бушлай җир участогына  хокуклы. Әмма аны алу өчен балалар әти-әниләре белән бергә яшәү генә түгел, ә шул ук адрес буенча теркәлергә дә тиеш. Тик практика шуны күрсәтә – бу  һәрвакытта да мөмкин түгел, шуңа күрә участок алырга хокуклы гаилә җир кишәрлегеннән мәхрүм кала: 2018-2020 елларда шушы сәбәп аркасында 30дан артык күп балалы гаиләне бушлай җир алу өчен исәпкә куюдан баш тартканнар.

    Әлеге закон проекты кабул ителсә,  бу таләп гамәлдән чыгарылачак.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас