Җәмгыять
28 апрель 2022, 05:59

9 майда алкоголь сатуны тыярга телиләр

Мондый тыю очраклары кайсыбер төбәкләрдә гамәлгә кертелгән. 

PixabayPixabay
Фото:Pixabay

 Русиянең  барлык төбәкләрендә  дә 9 майда – Җиңү көнендә – алкогольле эчемлекләр сатуны тыярга тәкъдим иттеләр.   Башлангыч белән Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хамзаев чыгыш ясады.

“Безнең башлангыч барлык төбәкләрнең дә 9 Май бәйрәмен, Бөек Җиңүне билгеләгән көнне үз дәрәҗәләрендә алкоголь продукциясен сатуны тыйсын иде дигән тәкъдимнән гыйбарәт”, – ди парламентарий. Аның сүзләренчә, бәйрәмнәрдә алкогольле эчемлекләр кулланганнан соң көнкүреш конфликтлары чыга, җәнҗаллар куба, кыйнау-тукмау очраклары арта, пычакка үрелүчеләр дә очрый”, шуңа җәмгыятькә “бу бөек датага һәм ветераннарга хөрмәтле мөнәсәбәткә чакыру” тәкъдимнәрен җиткерү мөһим”. Шул ук вакытта Хамзаев әлеге башлангыч сәламәтлекне начар гадәтләрдән саклауга да юнәлтелгән, ди.  

Депутат мондый тыю очраклары кайсыбер төбәкләрдә гамәлгә кертелгән, ди. Мәсәлән, Кемерово, Воронеж һәм Төмән өлкәләрендә. Кайсыбер субъектларда – Мәскәү, Тверь яисә Смоленск өлкәсендә – төбәк үз норматив актларын кертә һәм алкоголь сату аерым билгеләнгән көннәрдә тыела. Бүгенге көндә РФ төбәкләре җитәкчеләренең барысына да 9 майда алкогольле эчемлекләр сатуны федераль дәрәҗәдә тыю тәкъдиме белән чыгу запрослары юнәлтелгән, диде парламентарий.  

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас