Җәмгыять
27 апрель 2022, 06:00

Тәрбиягә бала алырга телисеңме?

Гаризаңны онлайн бир.

Тәрбиягә бала алырга телисеңме?Тәрбиягә бала алырга телисеңме?
Тәрбиягә бала алырга телисеңме?

Башкортстанда ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән  мәхрүм калган балалар тәрбияләүче 9 меңнән артык гаилә исәпләнә. Аларның саны даими арта бара.

    Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында тагын бер тапкыр хәтергә төшерәләр: гаиләгә тәрбиягә сабый алыр алдыннан опека һәм попечительлек органыннан рөхсәт рәсмиләштерергә кирәк. Ул документ ятим балалар турында мәгълүматлар банкына  керү, бала өстеннән опека (попечительлек) алу, патронат гаилә булдыру турында килешү төзү мөмкинлеген бирә.

      Гариза яшәү урыны буенча опека һәм попечительлек органына шәхсән яки “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша онлайн бирелә.

   Кемнәргә тәрбиягә сабый алырга рөхсәт (бәяләмә) бирелә:

  • ул кеше балигъ булырга тиеш;
  • аның балага яшәү минимумын тәэмин итә алырлык кереме булырга тиеш;
  • даими яшәү урыны булырга тиеш;
  • кандидат тәрбиягә бала алучылар мәктәбен үтү турында таныклыкка яки тәрбиягә бала алып карауда уңай тәҗрибәгә ия булырга тиеш;
  • ул моңа кадәр ата-ана хокукыннан яисә тәрбиягә алучы, опекун хокукыннан мәхрүм ителгән булырга тиеш түгел;
  • ул башка кешенең гомеренә, сәламәтлегенә, ирегенә, намусына һәм абруена каршы җинаять кылган өчен хөкем ителмәгән булырга тиеш;
  • уллыкка яки опекунлыкка бала алу мөмкинлегеннән мәхрүм итүче итүче чирдән җәфа чикмәскә тиеш (тулы исемлек РФ Хөкүмәтенең 14.02.2013 елдагы №117 карарында китерелгән).
Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас