Җәмгыять
27 апрель 2022, 04:45

Хәтер көнендә зиратларга бару өчен өстәмә автобуслар җибәрәчәкләр

Мүрхүм туганнарыбызны искә алырга онытмыйк.

Хәтер көнендә зиратларга бару өчен өстәмә автобуслар  җибәрәчәкләрХәтер көнендә зиратларга бару өчен өстәмә автобуслар  җибәрәчәкләр
Хәтер көнендә зиратларга бару өчен өстәмә автобуслар җибәрәчәкләр

Башкортстанда хәтер  һәм әти-әниләр  көнендә – бу 30  апрель һәм 3 май көннәре була – гражданнарга  мәрхүм туганнарын, якыннарын искә алу, зиратларга бару өчен җәмәгать   транспортының өстәмә маршрутларын  җибәрәчәкләр.

30 апрельдә, мәсәлән,  Уфада Көньяк зиратка тиклем  30нчы санлы маршрут ( “Пушкин” күңел ачу комплексы – СТО” маршруты)  буенча йөрүче 13 автобус хезмәтләндерәчәк. Автобуслар  8-9 минутлык интервал белән йөриячәк. 

 “Башкортстан” сәүдә комплексы – СТО” маршруты буенча  хезмәт күрсәтүче тагын шулкадәр үк 30нчы санлы автобуслар да җитәрлек булачак.

Төньяк зиратка кадәр исә  "УМПО мәдәният йорты - Тимашево"  15нчы санлы маршрутында барып җитәргә мөмкин булачак.  15 минут  интервалы белән 4 автобус эшләячәк.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас