Җәмгыять
27 апрель 2022, 05:45

Газдан файдалана беләбезме?

Йортта газ исе сизелсә, нишләргә?

Газдан файдалана беләбезме?Газдан файдалана беләбезме?
Газдан файдалана беләбезме?

Барыбыз да газны хәвефсез файдалана беләме? Йортта газ исе сизелсә, нишләргә? Газовиклар килсә, аларның “чын” булуын каян белергә? Газ чыгуны ничек кисәтергә? Бүген, хөрмәтле гәзит укучы дусларыбыз, шушылар турында файдалы мәгълүмат тәкъдим итмәкчебез.

        Чөнки газ плитәсен көн саен файдаланабыз, шунлыктан  ул сиздерми генә сафтан чыгарга, тузарга, газ чыгарып торырга мөмкин. Газ чыгып торса, йортта, фатирда яшәүчеләр, күршеләр гомере өчен куркыныч туа.

  1. Газ җиһазы нормаль эшләсә, өйдә газ исе булмаска тиеш. Ә булса, нишләргә? Иң беренче чиратта, шәһәр телефоныннан 04не, кәрәзле телефоннан 104 номерын җыеп, авария хезмәтенә шалтыратырга кирәк. Алар ашыгыч чара күрергә бурычлы.
  2. Арытаба газ җиһазын – газ плитәсен – тикшереп чыгарга кирәк. Моның белән “Газпром газораспределение” белгечләре шөгыльләнә. Гражданнарга уңайлы булсын өчен алар кичке сменаларда да эшли.
  3. Авария хезмәтен чакыртыр алдыннан, газ исе сизелсә, иң башта тәрәзәләрне ачарга, газ кранын ябарга онытмагыз. Шуннан соң ис сизелгән бүлмәдән, йорттан тышка чыгарга, башкаларны да бу хакта кисәтергә онытмагыз.
  4. Ишеккә шакып, үзләрен “без газовиклар” диючеләрнең “чын” булуын ничек ачыкларга? Белгечләр үзен танытканда тиешле кенәгәсен күрсәтергә бурычлы. Газовиклар оешманың исеме һәм логотибы төшерелгән махсус кием кигән булырга тиеш. Алай да ышанып бетмәсәгез, үзегезнең газ участогына шалтыратып, белешә аласыз.
  5. Газ участогының телефон номерын 8 800 347 88 00 телефоны буенча бердәм белешмә хезмәтенә шалтыратып белеп була.
  6. Һәрвакыт конфоркаларга игътибар итегез: ут ялкыны тыныч янса, зәңгәр яки шәмәхә төстә булса – яхшы. Ут “калтыранса” яки сүнсә – начар. Әгәр ялкын сары төстәрәк булса, димәк, бүлмәдә кислород җитми. Форточканы ачарга кирәк.
  7. Онытмагыз! Идарә итүче компанияләр вентиляция каналларын елына 3 тапкыр карап, тикшереп торырга тиеш: җылыту сезоны башланыр алдыннан, сезон уртасында, сезон беткәннән соң.
  8. Кабызылган газ плитәсе өстендә кием һәм чәч киптерергә ярамый.
  9. Газ духовкасын һәм конфоркаларны өй җылыту максатында кабызырга ярамый.
  10. Газ шлангын боргаларга, бөкләргә киңәш ителми. Әгәр шлангта чатнаган урыннар бар икән, аннан газ чыгып торырга мөмкин. Аны алыштыру өчен газовик чакыртыгыз.

 

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас