Җәмгыять
22 апрель 2022, 08:25

Русиядә бензин бәясе төшә башлады

Яхшы яңалык, шулай бит?!

Русиядә бензин бәясе төшә башладыРусиядә бензин бәясе төшә башлады
Русиядә бензин бәясе төшә башлады

9 апрельдән 15 апрельгә кадәр Русиянең 23 төбәгендә, шул исәптән Башкортстанда да, бензин бәяләре кимегән.

Росстат мәгълүматларына караганда, быел Русиянең 282 шәһәрендә урнашкан 1700 АЗСны тикшергәннән соң әнә шундый нәтиҗәгә килгәннәр. 15 апрельдә Башкортстанда АИ-92 маркалы бензинның уртача бәясе 46,62 сум торган, АИ-95 — 49,91 сумга кадәр, АИ-98 һәм аннан югары — 58,32 сум, дизель ягулыгы 52,67 сумга кадәр кимегән.

Чагыштыру өчен: 8 апрельдә республикада АИ-92 нең бер литры 46,64 сум, АИ-95 - 49,93 сум, АИ-98 һәм аннан күбрәк - 58,32 сум, дизель ягулыгы бер литры 52,67 сум тәшкил иткән.

Статистика мәгълүматларына караганда, 11-17 апрельдә иң очсыз бензин Хабаровск крае һәм Ямал-Ненец автоном округында икән — 0,8 һәм 0,7 процентка очсызрак.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас