

Уфада теплоходларның елга маршрутларын яңарту планлаштырыла. Бу хакта санкция басымы шартларында республика икътисадына ярдәм итү буенча брифинг барышында төбәкнең икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте беренче вице-премьеры Рөстәм Моратов белдерде.
Моратовның сүзләренә караганда, республикага Мәскәүдән өч теплоход җибәрелгән. Башкортстанда элеккеге "Москва" һәм "Колесов" теплоходлары милли айдентиканы исәпкә алып яңа исемнәр алачак һәм Уфада туристларны йөртә башлаячак. Яңа туристик елга маршрутлары өлкән яшьтәге кешеләр өчен дә, балалар өчен дә ачык булачак.
Ә сез теплоходта азакы тапкыр кайчан йөргәнегезне хәтерлисезме? Көндәлек мәшәкатьләрегезне беразга гына булса да онытып торып, Уфага теплоходта ял итәргә килегез!