

Башкорт дәүләт университеты студентлары белән очрашу вакытында хокук институты талибәсе Софья Шинина республика башлыгы Радий Хәбировтан эшеннән киткәннән соң нәрсә белән шөгыльләнергә җыенуы турында кызыксынды. Шулай ук, кыз аңардан укыту эшенә кире кайтырга теләр идегезме дигән сорауны да бирде.
«Кайчан да булса берәр дәүләт эшеннән китәргә туры килүен аңлыйм, һәм, мөгаен, мин аннан соң карьерамны югары уку йортында дәвам итәрмен дип уйлыйм. Минем, әлбәттә, үз тәҗрибәмне студентлар белән бүлешеп, аларга лекцияләр укыйсым бик тә килә. Интеллектуаль эшчәнлек баш миен яхшырак эшләтә, ә аннан башка яшәү мөмкин дә түгел. Фәнни хезмәт - баш мие өчен иң яхшы күнекмә, дип саныйм.
Республикага төбәк башлыгы булып кайткан чорда лекцияләр уку идеясе дә бар иде. Тик соңыннан мин Башкортстан җитәкчесенең эш график лекцияләргә әзерләнергә мөмкинлек бирмәячәген аңладым», - дигән Радий Хәбиров.