

Башкортстанда суд приставлары балаларына якынча 1 миллион сум бурычы булган хатын-кызны эзлиләр. Зөлкәрнәева Динә Вәлит кызы 3 баласын ташлап ата-ана бурычларын үтәүдән качып йөри.
Республикада яшәүче 27 яшьлек хатын – кызга карата балигъ булмаган балаларны карауга акча кайтару процессы башланган. Ике кыз һәм улын әтиләре үстерә, ана кеше балаларга матди яктан булышмый.
Суд приставлары хезмәте хатын - кызны эзләү һәм бурычларын кайтарту буенча административ эш ачкан. Ләкин ул беркайда да эшләми, яшәгән җирен әйтми һәм приставлардан качып йөрүен дәвам итә. Аның кайда икәнлеге турында мәгълүмат булган һәркемгә телефон аша Башкортстан Суд приставлары хезмәтенә хәбәр итү сорала: 8 (961) 357-46-56, 8 (347) 273-56-40.
Чыганак: Башинформ
Фото: Суд приставлары хезмәте