

Белүегезчә, 4-14 апрель көннәрендә гәзит-журналларга ташламалы хакка язылу оештырылды.
Шөкер, Бүздәк халкының гәзит-журналлар укырга теләге сүрелмәгән, без дә араларны суытмаска тырышабыз. Иң беренче булып, әлбәттә, почтамтка кердем. Бүздәк почтамтын озак еллар дәвамында Флүзә Рифкать кызы Нәбиева җитәкли. Ни кызганыч, җитәкче Туймазы районына киткән булып чыкты. Элек почтамт барлыгы 60 меңгә якын кеше яшәгән Бүздәк һәм Благовар районнарын хезмәтләндерә иде. Узган елда аларны Туймазы почтамтына куштылар. Подписка бүлеге мөдиренә дә, Флүзә Рифкать кызына да шунда йөреп эшләргә туры килә хәзер. Шулай да, без аның белән телефон аша булса да бәйләнешкә керә алдык.
– Почтамт зурайгач, эше дә зурайды, әлбәттә. Подписка үткәрү болай да елдан-ел авырлаша бара иде. Гәзитләрне электрон челтәр аша укый алу мөмкинлеге булгач, яшьләр шушы ысулны кулайрак күрә. Язылу хакларының авыл халкы өчен шактый югары булуы да хәлне авырлаштыра. Менә әле ташламалы яздыру вакытында җанлылык сизелә башлады. Бу чорда авыллардагы почта бүлекчәләре белән һәр көн саен сөйләшеп чыгарга тырышам. Аннары, почта хезмәткәрләре гәзит һәм хат, пенсия ташудан башка да бик күп хезмәтләр күрсәтә бит. Товар сатып керем китерү буенча да әледән-әле планны күтәреп торалар. Почтальоннарыбыз подписканың никадәр җаваплы эш икәнен яхшы аңлый. Элегрәк оешмалар гәзит-журналларга языла иде. Соңгы елларда бу алым да сирәк кулланыла, кайбер районнарда бөтенләй кулланылмый. Бердәм тырышлык белән “Өмет”нең тиражын саклап калырбыз дип уйлыйм, – диде Флүзә Рифкать кызы. Районның Кәпәй-Кобау авылы почта бүлекчәсенә дә кереп чыктым. Бүлекчәне Зилия Латыйпова җитәкли. Мин барганда алар почта машинасын көтәләр иде. Почта хезмәткәрләре дигәндә, без гадәттә гәзит-журналлар ташучы апаларны күз алдына китерергә күнеккәнбез. Элемтә бүлекчәләренә гәзит-журналларны, хат һәм посылкаларны, пенсия акчаларын вакытында илтеп җиткерүче водительләр хезмәтенә исә игътибар биреп бармыйбыз кебек. Ә чынында, иртәнге караңгыдан, хәтта төнен беренче булып эш башлаучы алар бит. Авылларыбыз арасында нинди генә юллар юк. Яңгырларда дисеңме, карлы-буранлы көннәрдә дисеңме, көзге-язгы пычракларда да республика халкына хезмәт күрсәтүдә аларның тырышлыгы бәяләп беткесез. Яраткан басмаларын түземсезлек белән көтүчеләр гәзит киләсе көнне почта машинасын каршы алып торалар, хәтта. Кемдер гәзит, журнал көтә, кемдер нинди товарлар китерделәр икән дип кызыксына.
Почта бүлекчәләре күптән инде кибетне хәтерләтә. Почта бүлекчәсенә килгәндә почта машинасын көтүчеләр бар иде инде. Соңгы елларда почта хезмәтендә сизелерлек үзгәрешләр булып алды, район почта бүлекләрен кушып, эреләтеп бетерделәр. Почта начальнигы да, водительләр дә ерак юллар йөреп эшли хәзер. Шуңа күрә дә килгән водитель белән танышып эш шартлары белән кызыксындым. Яңа танышым Руслан Сәлимгәрәев булып чыкты.
– Берләштерүләрдән соң эшләве бик авырлашмадымы?
– Почта бүлекчәләрен берләштерү безгә дә эшне арттырды, әлбәттә. Ерак юлларны урап кайтыр өчен иртәрәк кузгалырга кирәк. Менә бүген Бүздәк һәм Благовар районы авылларында йөрим. Иртәгә Туймазы тарафларына юлланачакмын. Хәзер элеккечә гәзит-журналлар тараткан көндә генә түгел, көн саен заказ буенча товар, азык-төлек тә китерәбез. Менә бүген 10 ар килограммлы капчыкларда он алып килдем. Шулай итеп, бер көнне – Бүздәк һәм Благовар, икенче көнне Туймазы, Шаран районнары һәм Октябрьский шәһәрен урап кайтырга туры килә. Техника төзек булганда әлләни авыр димәс идем. Бүгенге эшне иртәгә калдырып булмый инде, әлбәттә, шунысы бар, – ди Руслан.
Хат ташучылар: Наилә Гайфуллина, Эльвира Габидуллина, Айгөл Яркәева җитез генә гәзитләрне һәм алып килгән башка товарларны ташып куйдылар һәм гәзит-журналларны адресатларга әзерли башладылар. Шул арада Зилия Тимерҗан кызы белән сөйләшеп алдык.
– Зилия ханым, ташламалы язылу барганын авыл халкы беләме?
– Әйе, без кемнең нинди гәзит-журнал даими алдыруын яттан белеп торабыз. Элек халык күпләп яздырганда гына исемлек карарга туры килә иде. Ни кызганыч, гәзиткә язылучылар 4-5 дистәдән артмый хәзер. Гәзит-журналларга язылу буенча безнең элемтә бүлеге алдынгылар рәтендә булыр дип өметләнеп торам. Ташламалы чор алдыннан өлкән кешеләребезгә шалтыратып хәбәр итәбез, кабаттан шалтыратып исләренә дә төшерәбез. Менә хәзер кызларым гәзит таратырга чыгып китәләр, шул вакытта да һәрберсенең өенә кереп ташламалы язылу барышы хакында искәртәләр. Гомумән алганда “Өмет” кә язылучылар күп бездә. Икенче яртыеллыкка да актив язылырлар дип ышанам, – диде почта бүлекчәсе җитәкчесе Зилия Латыйпова. Хушлашып чыга башлаганда бүлекчәне 30 елдан артык җитәкләгән Райлә апа Шаһиева килеп керде. Аның белән дә ихлас аралашып алдык.
– Ярты гомерем почтада эшләп үтте бит, бүген дә кызлар янына кереп хәлләрен белешеп йөрим. Аларның да эшләре елдан-ел катлаулана бара. Почта хезмәтен кибеткә әйләндерү белән килешмим мин. Товар сатуга зур план куелу барыбер подпискага аяк чала инде ул. Болай да яшьләребез гәзит-журналлар укымый. Элек бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләүче кешеләребез дә күпләп гәзит-журналлар алдырып укыйлар иде. Һәр йортка диярлек “Өмет”, “Кызыл таң”, “Тулпар” “Казан утлары, “Ялкын”, “Азат хатын” килә иде. Бүген, белүемчә, “Өмет” кә язылалар әле, ә менә кайбер басмаларны авылда бөтенләй алмыйлар бит. Гәзит-журналларга хаклар артуы да халыкны матбугаттан читләштерә. Гәзит – ул мәгълүмат җиткерү генә түгел, яшьләребезгә үгет-нәсихәт бирүче дә, тәрбияви ягы да зур бит аның. Соңгы елларда оешмалар да үз хезмәткәрләрен яздырмый башлады. Дәүләт матбугатны үз ярдәмчесе итеп күрергә тели икән, ул тармакка ярдәм итәргә тиештер. Шунсыз телен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен яхшы белгән яшь буын үстереп булмаячак. Почта хезмәтен инде ничә еллар төрле үзгәртеп корулар, кыскартулар, берләштерүләр ызалый. Бер дип эшләп килгән почта хезмәтенә нигә кирәк булды ул үзгәрешләр?
Шулай итеп, күпме тармаклар таркалды бит инде, – диде хөрмәтле почта ветераны.
Русия Хөкүмәтендә дә шулай уйлаучылар булсын иде дә бит...
Редакция хезмәткәрләре гәзит чыгарса, аны вакытында укучысына илтеп җиткерүчеләр – почта хезмәткәрләре. Без алар белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Алдагы көндә дә кулга-кул тотынышып, тагын да ешрак аралашып эшләргә язсын! Гәзитебезгә язылучыларга олы рәхмәтебезне белдереп, исәнлек-сулык теләп калабыз. Бергә булыйк, дуслар.