

Бүген Радий Хәбиров Бөек постның алтынчы якшәмбесендә православие христианнарының "Кызыл тал якшәмбесе" белән котлады һәм барлык кешеләрне дә берләшергә чакырды.
"Безнең ата- бабаларыбыз төрле милләт, төрле дин кешеләре булганнар. Алар бергә тату яшәү өчен зирәклекләре дә җиткән. Безнең бөтен тарихыбыз шуны күрсәтә: алар бергәләп зур дәүләт төзегәннәр, сугышканнар һәм Ватанны саклаганнар. Хәзер инде без - аларның нәселләрен дәвам итүчеләр Ватаныбызны саклыйбыз. Бүген православие динендәге туганнарыбызның һәм сеңелләребезнең Изге якшәмбе көне. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз, тынычлык һәм иминлек телибез. Мөселманнар өчен дә әле бик мөһим көннәр - изге Рамазан аебыз бара. Тиздән без дә бергә изге Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәкбез. Бу көннәрдә без бердәмлекнең нәрсә икәнен ачык аңларга һәм моның өстендә бергә эшләргә, бергә булырга тиеш. Бер-береңне хөрмәт итәргә һәм ярдәм итәргә тырышыйк"