Җәмгыять
15 апрель 2022, 11:00

Тагын Радий Хәбировка мөрәҗәгать иттеләр

“Нигә һаман хаклар арта?!” дип аптырыйлар кешеләр...

Республика халкы  азык-төлеккә бәяләрнең үсүенә  шаклар ката.  Шулай булмый ни. Шикәр кибетләрдә барлыкка килде, әмма бәясе кышкы белән чагыштырганда бер ярым тапкырга диярлек югарырак.

«Нигә хаклар һаман арта ул?  Сәүдә министрлыгы начар эшли, дөресрәге, бөтенләй эшләми. Бәләбәй кибетләренә яки базарларга кергәндә, ул хаклардан хәлләр бөтенләй мөшкелләнә.  Менә шикәр хакын гына алыйк. Әйе, ул кибетләрдә бар барлыгын. Ләкин 87 сумга! Кәбестә, чәй. Кайвакыт туктап, уйланып торасың: 1 мең сумны нәрсәгә генә тотынырга соң? Еларгамы бу хәлдән, көләргәме?  Арытаба ничек яшәргә?” – дип ачуланып язган Лилия.

Фото: news102.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас