Җәмгыять
15 апрель 2022, 15:26

Радий Хәбиров: Әбиләрне кумагыз!

Төбәк җитәкчесе сүзләре белән килешәм.

pikabu.rupikabu.ru
Фото:pikabu.ru

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров  беренче  бакчачылар форумында шәһәр һәм район хакимиятләре башлыкларына бакчачыларга шәхси участокларында үстергән  продукцияне сатар өчен вакытлыча нокталар булдырырга йөкләмә бирде. Төбәк җитәкчесе сүзләре буенча, республикада андый нокталар санын күпкә арттырырга кирәк.

“Үз куллары белән  үстергәнне сатучы әбиләрне куарга түгел, киресенчә, аларга шартлар тудырырга кирәк, сәүдә урыннарын корырга. Кешеләр дә  алардан яшел тәмләткечләр, я бер стакан крыжовник сатып алсыннар иде, бүгенге катлаулы заманда өлкәннәргә ярдәм итәргә кирәк. Алар өчен һәр сум мөһим мәгънәгә ия бит”, – диде Радий Фәрит улы.

Р.Хәбиров Башкортстан икътисадына ярдәм күрсәтү һәм аның тотрыклылыгын тәэмин итү буенча көрчеккә каршы штаб утырышында шәһәр һәм район хакимиятләре башлыкларына урам сәүдәсе өчен шартлар булдырырга кушты.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас