

Урман зоналарында янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозучыга штраф салынырга мөмкин.
БР Урман хуҗалыгы министрлыгында хәбәр ителгәнчә, карлар бетеп, көннәр җылытып җибәрү сәбәпле, 15 апрельдән урманнарда хәвефле чор башланды - янгын чыгу куркынычы артты.
Табигатькә зыян салырлык гамәлләр өчен кешеләрне штрафка тарттырырга мөмкин булуын сөйләделәр министрлыкта. Янгын куркынычы янаган чорда урманнарда учак якмаска, шырпы белән шаяру, тәмәке тарту, шешә яки пыяла ватыклары калдыру тыела. Шулай ук агачлар, урман аланнарында, басуларда, урманда үлән яндырырга ярамый.
Тәртип бозучы гражданнарга 1 500 сумнан 3000 сумга кадәр; вазыйфаи затларга — 10 000 сумнан 20 000 сумга кадәр; юридик затларга — 50 000 сумнан 200 000 сумга кадәр штраф салу каралган.
Әгәр хокук бозучылар икенчегә тотылса, түбәндәге штрафлар билгеләнгән: гражданнар өчен — 3000 сумнан 4000 сумга кадәр; вазыйфаи затлар өчен — 15 000 сумнан 25 000 сумга кадәр; юридик затлар өчен-150 000 сумнан 250 000 сумга кадәр.
Фото: Вәсилә Сәетова.