Җәмгыять
15 апрель 2022, 05:02

Космонавт нинди телләр белергә тиеш?

Уфа шәһәренә Русия Герое, очучы-космонавт Сергей Залетин килде һәм 62 санлы лицей укучылары белән очрашты.

https://mgazeta.com Космонавт нинди телләр белергә тиеш?https://mgazeta.com Космонавт нинди телләр белергә тиеш?
Космонавт нинди телләр белергә тиеш?https://mgazeta.com

“Космос геройлары” мәгариф-патриотик проекты һәм СССРның очучы-космонавты Владимир Комаровның хәтер көне кысаларында Уфа шәһәренә Русия Герое, очучы-космонавт Сергей Залетин килде һәм 62 санлы лицей укучылары белән очрашты.

62 санлы лицей – Русия машина төзүчеләр союзының ассоциацияләнгән мәктәбе. Алар ике тапкыр Русия Герое исемен яулаган хәрби очучы-космонавт Владимир Комаровның исемен йөртәчәк. Мәктәп бу исемгә юкка гына лаек булмады: укучылар бөтенрусия ярышларында катнашып җиңүләр яулап торалар, аларга даими очучы-космонавтлар, граждан авиациясе очучылары очрашуларга килә. Өченче ел инде мәктәптә машина төзүчеләр сыйныфлары эшли, өлкән сыйныф укучылары өчен “Роснефть-сыйныфлар” ачык.

Башкортстан Республикасында мәгариф проектларын үстерү һәм хуплау буенча иҗтимагый комитет идарәсе рәисе, “Үлемсез полк” гомумрусия хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе, Русия машина төзүчеләр союзының ассоциацияләнгән мәктәпләре проектының идарә советы әгъзасы Вадим Крилов әйтүенчә, бу лицейда патриотик тәрбия белән профориентация эше бергә алып барыла һәм ул шуның белән уникаль.

– Мондый ике эшне параллель алып бару – сирәк күренеш, - диде ул. – Без мондый мәктәпләрне ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре урынына альтернатива буларак оештырган идек. Без балаларны техник хәрби вузларга укырга кертергә омтылабыз, Русия Кораллы Көчләренең оборона-сәнәгать комплексына кадрлар әзерләүне формалаштырырга тырышабыз.

Сергей Залетин бу лицейның Комаров исемен йөртәчәген белгәч тә анда барырга теләк белдергән.

Очучы лицейда 5, 6, 7 сыйныфларда укучылар белән очрашты. 5 сыйныфта укучыларның машина төзүчеләр союзына керүенә багышланган тантаналы чарада катнашты, аларга галстуклар бәйләде. Аннан “Роснефть-сыйныф”та укучылар белән очрашты. Балалар Сергей Викторовичка төрле сораулар бирделәр. Очучы-космонавт исә аларга космонавт булу серләрен бүлеште, моның өчен нинди белем һәм нинди телләр белергә кирәклеген сөйләде.

Чыганак: https://mgazeta.com

Космонавт нинди телләр белергә тиеш?
Космонавт нинди телләр белергә тиеш?
Космонавт нинди телләр белергә тиеш?
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас