

Уфаның Менделеев урамындагы элеккеге чәй фабрикасы бинасының бер өлешен 260 миллион сумга саталар. Бу игълан "Авито" сайтында күренгән. Заманында бу предприятие бөтен СССРга билгеле иде. Завод бөтен илгә җитәрлек дистәләгән төрле чәй җитештерде. Әле дә күпләрегез хәтерлидер, фил төшкән сары каплы һинд чәйләрен? СССР таркалганнан соң завод табышсыз эшли башлады, ә аның җитештерү биналарын акрынлап сәүдә мәйданнары өчен тарата башладылар. Хәзерге вакытта элеккеге завод бинасында мебель кибетләре, офислар, складлар һәм беренче катында кечкенә базар урнашкан.