

Русиядә соңгы елларда беренче бәбиләрен алып кайтучы гаиләләр саны кими башлаган. Болай дәвам итсә, 50 ел эчендә ил халкының 30 процентын югалтачак, дип фаразлый кайбер галимнәр. Башкортстанда да хәлләр шәптән түгел.
“Башкортстанның күп балалы гаиләләр берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Рөстәм Шәяхмәтов борчылып: “Бүген үк чарасын күрмәсәк, 2050 елга республика халкы 30 процентка кимиячәк”, – дигән иде. Ни кызганыч, бөтенләй бала табарга теләмәүчеләрнең саны елдан-ел арта бара. Аларны чайлдфрилар дип атап йөртәләр. Чайлдфри (инглизчә – childfree –балаларсыз мәгънәсендә) аңлы рәвештә баладан баш тартучылар. Бу исемлеккә “башта үзебез өчен яшик әле, аннары балага өлгерербез” диючеләр керми. Бу сәламәт булмаган юнәлеш АКШта 1982 елларда барлыкка килә һәм Көнбатыш Европа илләренә тарала. Хәзер Америкадагы дүрт кешенең берсе баласы булуын теләми.
Русия өчен бу чагыштырмача яңа күренеш. 2014 елда Мәскәүдә яшәүчеләр арасындагы сораштыру нәтиҗәсе 17 процент кешенең бала теләмәвен ачыклаган. Тоташ ил буенча андыйлар 6 процент икән. Баладан баш тартучылар, башлыча, югары белемле, үз-үзен тәэмин итә алган, карьера үсеше белән кызыксынган кешеләр. Чайлдфрилар гаиләдә ялгыз үскән балалар арасында күбрәк икәнлеге дә ачыкланган. Социологлар фикеренчә, чайлдфри булырга теләүнең төп сәбәпләре: карьера ясау омтылышы, акчаны үзенә генә тотарга теләү, ялгыз тормыштан аерылырга теләмәү, әти-әниләре белән мөнәсәбәтләре нык булмау, психологик комплекслар, сәяхәт итәргә ярату. Икенче урында – җәмгыятьнең әхлакый бозылу сәбәбе. Русиядә бала табучылар саны гына түгел, никахлашучы парлар проценты да елдан-ел түбәнәя бара.
Яшьләр өйләнергә теләми, бер-берсе белән бергә яшиләр, әмма үзләрен бернинди бурычлар белән дә бәйләргә уйламыйлар. Яшьләр үзләрен иркен хис итәргә һәм теләсә нинди мизгелдә партнерларын алыштырырга яраталар. Интернеттагы яшьләр төркемнәрендәге фикерләр дә шулай ук үз өлешен кертә: “сезгә ошамаса, түзмәгез”, “үзегезгә ошаган кеше очрар әле”, “бөтен дөнья сезнең өчен”. Өченче урында – бүгенге яшьләрнең тормыш ләззәтенә омтылуы. Мондый кешеләр еш сәяхәт итү, ресторанда ашау, иң яхшы киемнәр һәм телефоннар, машиналар алу турында хыялланалар. Аларның тормыш планнары бала тууын үз эченә алмый. Акчамның яртысы шул балага китеп торачак дигән фикердә алар. Шул ук Интернеттагы чайлдфрилар төркемнәрендә аралашучыларның карашларыннан чәчләрең үрә
басмалы. Мисал өчен “миллион сум бирсәләр дә бала тапмас идем”, “Бала – баш бәласе”, “Бала дип мин үземнең матурлыгымны югалтырга җыенмыйм”, “Эчләрем һәм күкрәкләремне ямьсезләтергә теләмим”, “Мин чибәр һәм сөйкемле, бала табып убырлы карчык кебек йөрисем түгел”... Үзләре бала табарга теләмәсә – бер хәл, алар башкаларны да шуңа өндиләр, балаларга карата нәфрәт уяталар, бала табарга теләүчеләрдән көләләр, хәтта мыскыл итәләр. Гомумән, аларның сабыйларга булган карашы аптырата.
“Кунакка бала белән килгәннәрен яратмыйм. Мин аларның балаларын тыңлап утырырга тиеш түгел. Әгәр дә кешеләр моңа үпкәли икән, минем анда эшем юк. Алар гел нәрсәдер ашарга сорый, олылар сөйләшкәнен тыңлый. Иркенләп сөйләшеп тә булмый бит алар янында. Бала табып, көннәрен аны карап уздырган кешеләрне кызганам мин. Алар – иң бәхетсез кешеләр. Мин теләсә нинди вакытта урамга чыгарга телим. Бала белән алай йөреп булмый. Барасы килгән җиргә барып та, киясе килгәнне киеп тә, ашыйсың килгәнне ашап та булмый. Яраткан кешеңә дә вакыт калмый. Бала бары -әшәкать кенә тудыра. Гомер аннан башка да кыска, бала табып, бөтен гомеремне аңа багышларгамы? Миңа калса, үзең өчен вакыт үткәрү, яраткан эшеңдә булу, бала тәрбияләүгә караганда мең тапкыр артык, – дип яза төркемдә Настя исемле берәү. “Бала караганчы, эт асрыйм”, “Үз өстемә җаваплылык аласым юк” дип язучылар да күп. Аларны укысаң, яшьләребезнең яртысы чайлдфрига әйләнеп беткәнме әллә дигән фикер уяна.
Әйткәнемчә, алар бу карашны бүген бала килеш үк Интернеттан чыкмаган яшьләребезнең башына, аңына агу итеп сала бит. Критик уйларга күнекмәгән 10-14 яшьлек балаларыбыз шул фикерләрне укып үсеп, аңнары томалана. Чайлдфри төркемнәрен алып баручылар “без үзебезнең фикерне көчләп такмыйбыз, укыйсылары килмәсә, укымасыннар, әти-әниләре игътибарлы булсын”, дип акланырга тырышалар. Соң бүген һәрбер кече сыйныф баласының кулында заманча телефон булганда, әти-әниләр игътибар итеп өлгерә аламы? “Бу чайлдфри төркемнәре аркасында бала табарга теләүчеләрне югалтачакбыз. Болар бит аборт ясарга этәрүчеләрдән дә куркынычрак. Бу җитди мәсьәләгә карата Башкортстан Дәүләт җыелышы –Корылтай депутатлары үзләренең катгый кискен карашын белдерде. Алай гына да түгел, безнең депутатлар балаларга чайлдфри юнәлешен пропагандалауны тыючы закон проекты эшләде һәм аны Федераль җыелышка юллады. Аннан ул Дәүләт Думасы утырышында карауга чыгарылачак. Закон проекты “Балалар сәламәтлеген һәм үсешен зарарлы мәгълүматлардан саклау турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү өчен тәкъдим ителгән.
– Чайлдфри төркемнәре балигъ булмаганнар арасында бала тудырудан баш тарту пропагандасын, баласызлык идеологиясен алга сөрә. Без әзерләгән закон проекты Федераль законга өстәмәләр кертергә һәм җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен ныгытырга ярдәм итәчәк.
АКШ һәм Көнбатыш Европа илләреннән килеп кергән “чайлдфри идеологиясе” бездә дә киң үсеш ала башлады. Бу иделогия нигезендә ләззәтләргә бирелеп, шәхси ихтыяҗларын канәгатьләндерү ята. Олы кеше аңлы рәвештә бала табудан баш тарта ала, бу – аның шәхси сайлавы. Ә баласызлык идеяларын көчләп балигъ булмаган балалар аңына җиткерү, бу –бөтенләй башка нәрсә. Мондый фикер һәм карашларны тәнкыйть күзлегеннән карарга күнекмәгән балаларда алар киләчәккә бозык караш формалаштыра алалар. Балагыз аңы формалашканчы ук, аны җаваплылыкка өйрәтә башларга кирәк. Чайлдфри идеологиясе, киресенчә, яшьләре-безне җавапсызлыкка этәрә, – дип чыгыш ясады республика парламенты рәисе Константин Толкачев. Ул шулай ук балаларсыз идеологиянең таралуы илебезнең дәүләт сәясәтенә каршы килүен дә ассызыклады.
Президентның Федерация Советына мөрәҗәгатендә күтәргән мөһим мәсьәләләрнең берсе – демография проблемасы. Владимир Путин “Русия бик катлаулы чорга керде. Балалар хәзер 1990-2000 елларның аз санлы буыны тарафыннан тудырыла, туучылар саны кабат кими. Хатын-кызларыбыз бик соң тормышка чыга һәм 27-29 яшьтә генә беренче балага узалар. Шуңа күрә беренче бала табучыларга дәүләт ярдәме программасын киңәйтергә кирәк”, – дигән иде. Бүген беренче балага да дәүләт ярдәме күрсәтелә. Безнең буын кешеләре бала үстергәндә бу турыда хыялланырга гына була иде әле. Ул вакытта 50 сум бала акчасын түләүдә дә өзеклекләр булып торды. Беренче балага да дәүләт ярдәме күрсәтү бала табарга теләүчеләрнең санына уңай тәэсир итми калмас. Безнең депутатлар әзерләгән закон проекты да кабул ителсә, баласызлыкны пропагандалаган кешеләргә чик куелыр иде. Интернетның яшьләр аңына ничек тәэсир итүен һәм кире йогынты ясавын аңлатып торасы да юк инде.
Безнең ата-бабаларыбыз, әни-әбиләребез һәр сабый үз ризыгы белән туа дип, 4-5 бала табып үстерүдән дә курыкмаган. Бүгенге көндә дәүләт ярдәме дә артканнан-арта бара. Начар идеологияләрнең үтеп керүен генә чикләргә кирәк. Соңга калмасак иде дим...
P.S. Шунысы игътибарга лаек, күп кенә яшьүсмерләр горурланып “Мин беркайчан да бала тапмыйм” дип игълан итәләр, ләкин 15-20 елдан соң фикерләрен үзгәртәләр. Ни кызганыч, бала таба алу яше үткән була...
Фото:ria.ru