Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 апрель 2022, 13:09

Бүген “Милли киемнәр” көне!

Башкортстанда үткәрелүче Милли киемнәр көненә карата республиканың билгеле кешеләре үз фикерләрен белдерә.  

Бүген “Милли киемнәр” көне!
Бүген “Милли киемнәр” көне!

Башкортстанда үткәрелүче Милли киемнәр көненә карата республиканың билгеле кешеләре үз фикерләрен белдерә.

 

Сүз “Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый төбәк оешмасы башкарма директоры  Альбина Габит кызы Хәлиуллинага.

“Башкортстанда соӊгы берничә ел эчендә милли кием көнен билгеләү матур традициягә әверелде. Билгеле, әлеге чараныӊ төп максаты – республикабызда яшәгән күпмилләтле халыкларныӊ гасырлар дәвамында саклана килгән хәзинәләренеӊ берсе булган милли киемгә игътибарын арттыру. Бу чараларга мәктәп укучыларын җәлеп итү яшь буынны милли гореф-гадәтләр нигезендә тәрбияләүдә, һичшиксез, әһәмиятле.
Безнеӊ милли киемебез бик чагу, төсләре зәвык белән туры китерелеп тегелә. Чигүле калфак, затлы камзул, күзнеӊ явын алып торырлык бизәкле күлмәк кигән татар кызы, укалы түбәтәй элгән, озын ирләр күлмәге өстенә билбау тарткан, аякларына читек кигән татар егетен әллә каян күреп-танып була.

 Милли кием бит әле ул кышкы кыяфәтне генә чагылдырып калмый. Ул үзендә бик күп мәгънәләр, яшерен ымнар йөртә. Ул инсафлылык, тыйнаклык кебек сыйфатлар белән янәшә, кешенеӊ зәвыгын, осталыгын да күрсәтә.

Милли киемдә халкыбызныӊ яшәү рәвеше, көнкүреше сизелә. Халкыбыз хуҗалык эшләре башкарганда гадирәк, уӊайлырак кием кигән. Алъяпкычларыбыз нәкъ йорт эшләре башкаргандагы киемнеӊ берсе. Кайбер якларда аны ирләр дә кигән.
Милли гореф-гадәтләребезне белү, аны саклау һәм алдагы буыннарга тапшыру – төп бурычыбыз. Республикада үткәрелгән милли кием көне шул бурычларны тормышка ашыруныӊ бер матур юлы. Шуӊа да милләтне, телне саклауга үз өлешебезне кертүне милли киемгә булган игътибар аша да чагылдыра алабыз.
Бу бәйрәм – чәчәкләр үскән акланны күз алдына китерә. Бу аклан төрле милләтләрнеӊ киемнән чагылган төсләр балкышын, халыклар арасындагы бердәмлек һәм дуслык кебек мәгънәләрне үз эченә ала.

 

 

Бүген “Милли киемнәр” көне!
Бүген “Милли киемнәр” көне!
Автор: Тухватуллина Алсу
Читайте нас