

"Сәлам, кадерле дуслар! Бүген мин беренче көн велосипедта. Һава торышы бик әйбәт. Барыгызга да яхшы көн телим», — дип уфалыларны сәламләгән Ратмир Мәүлиев «ВКонтакте»да урнаштырылган видео аша.
Элегрәк «Башкортстан 24» телеканалында биргән интервьюсында шәһәр башлыгы эшкә велосипедта йөрергә планлаштыруы турында сөйләгән иде. Сүзендә торган!
"Уфада велосипед маршрутларын карарга туры килми: бу өйдән алып эшкә кадәр. Киләсе атналарга, мөгаен, мин инде велосипедымда рәхәтләнеп йөриячәкмен», - дип билгеләп үтте ул.
Велосипед - иң арзанлы транспорт чарасыдыр ул хәзер. Бензин сорамый, теләгән җиреңнән җәһәт кенә әйләнеп кайтырга була. Велосипедта йөрү сәламәтлеккә дә бик файдалы әле.