Җәмгыять
14 апрель 2022, 13:00

Халыкара оешма эшкуарларның белемен күтәрә

AIESEC яшьләр оешмасы Башкортстанда яшь эшкуарлар өчен укыту чаралары сериясен башлап җибәрде.

Халыкара оешма эшкуарларның белемен күтәрәХалыкара оешма эшкуарларның белемен күтәрә
Халыкара оешма эшкуарларның белемен күтәрә

Башкортстандагы AIESEC яшьләр оешмасының филиалы яшь эшкуарлар өчен белем бирү чараларын башлап җибәрде. Беренче мастер-класс "Яшьлек йорты" нигезендә үткәрелде. Очрашуның темасы зур чараларны оештыру һәм бизнес-модель булдыру иде.

- Бүген яшьләрнең эшкуарлык башлангычларына булышу - федераль тенденция. Башкортстан - яшьләр эшкуарлыгын үстерү буенча Бөтенрусия программасының сынау төбәкләренең берсе. Оешманың махсус эшче төркеме белән берлектә, без бу өлкәдә чаралар җыелмасын эшлибез. Төбәкнең яшьләр оешмалары бу эштә актив катнашалар, чөнки яшьләрнең тематик мастер-классларга һәм проектлар буенча консультацияләргә ихтыяҗы арта бара, - дип ассызыклады Башкортстанның яшьләр сәясәте дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук.

Мастер-класс спикеры, чаралар һәм форумнарны оештыручы маркетолог Данила Климович иде. Катнашучылар үз стартапларын булдыру буенча белемнәрен күтәрделәр.

Сылтама:

AIESEC - халыкара яшьләр оешмасы, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр булган яшьләр өчен халыкара алмашулар һәм бушлай форумнар аша лидерлык тәҗрибәсе бирә. Оешма дөньяның 118 дән артык иленнән яшьләрне берләштерә. Уфада, AIESEC2004 елда оешты һәм рәсми рәвештә теркәлде.

Чыганак:pravitelstvorb.ru

Фото:pravitelstvorb.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас